ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
27 март 2021, 11:00

Ачыклык, яңалыкка омтылыш белән

Яңавыл укытучылары республика конкурсы номинацияләрендә җиңгән#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

23 мартта "Башкорт теле һәм әдәбиятының ел укытучысы" 26нчы Төбәкара конкурсы, "Башкортстанның ел укытучысы" 31нче Республика конкурсы һәм аның кысаларында үткәрелүче "Рус теле һәм әдәбиятының ел укытучысы", "Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы", "Елның яшь укытучысы" конкурсларын тантаналы ябу үтте.
Гомумән алганда, 190нан артык укытучы яхшылардан- яхшысы хокукы өчен көрәш алып барды. 4 санлы мәткәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Баташова, лицейдан өч педагог: инглиз теле укытучысы Раушания Баязитова, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Сафина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лиана Шөгаепова конкурста Яңавыл районы намусын яклады.
Барлык конкурсантлар лаеклы чыгыш ясаган һәм сынауларны бик яхшы үткән. Педагогик осталык ярышы йомгаклары буенча Лиана Шөгаепова "Рус теле һәм әдәбиятының ел укытучысы" республика конкурсының "Иҗади эзләнү һәм үзенчәлекле карар" номинациясендә җиңгән. Жюри әгъзалары сүзләре буенча, бу номинациядә билгеләнүчеләр гадәти кебек тоелган, әмма зарури кызыклы карарга китерүче хәлгә карата стандарт булмаган карашы белән аерылып торган. "Педагогик ышаныч" номинациясендә, жюри фикеренчә, ачыклыгы, фикер йөртүдә кыюлыгы, яңага омтылышы һәм белем бирү барышына җәлеп ителгәнлеге белән таң калдырган укытучылар билгеләнгән. Безнең Надежда Баташова "Яшь укытучы" республика конкурсының "Педагогик осталык" номинациясендә җиңгән.
Республикада "Мәгариф" милли проекты тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: