ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
27 март 2021, 14:00

Бөре медицина көллияте бездә кунакта

Өлкән сыйныф укучылары уку йорты вәкилләре белән очрашты#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

23 мартта И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиядә өлкән сыйныфлар укучылары Бөре медицина-фармацевтика көллияте вәкилләре белән очрашты. Кунаклар Яңавыл район үзәк дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре белән берлектә кызлар-егетләргә көллияттә укытылучы белгечлекләр, матди-техник тәэмин ителеше, шулай ук ссуз каршындагы тулай торак, белем алучыларның казанышлары һәм дәресләрдән тыш эшчәнлек хакында аңлаешлы һәм мавыктыргыч сөйләде. Көллиятне тәмамлаучы чыгарылыш укучылары каршында ачылучы киләчәк турында да сүз булды.
Бүген медицина көллиятендә Яңавыл районыннан "шәфкать туташы эше", "фармация", "акушерлык эше" юнәлешләре буенча 23 студент белем ала. Аларны кече Ватанда көтәләр, вакантлы урыннар бар.
Районга кайтып, уку йортын тәмамлаучылар "авыл фельдшеры" программасында катнаша ала. Әлеге программа буенча район авылларында инде алты фельдшер эшли. Аларга ведомство торагы биреләчәк. Сүз уңае, 2006-2020 елларда медицина хезмәткәрләрен унбер торак бина белән тәэмин иткәннәр, шул исәптән ике шәфкать туташына – махсуслаштырылган торак фондта бүлмә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә урыннар бүленә, профильле югары яки урта һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлагач медицина учреждениесендә тәү тапкыр эшли башлаган яшь белгечләргә өч ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә билгеләнә һ.б.
Кунаклар фикеренчә, бу чара балаларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.
Яңавыл укучыларын 27 мартта узачак Ачык ишекләр көненә чакырдылар.
Республикада "Мәгариф" милли проекты тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: