ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
28 март 2021, 18:00

Сипайловода яңа сквер булачак

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Яңа төзелеш хакында мэр урынбасары Радмил Мөслимов мэриядәге оператив киңәшмәдә белдерде. Яңа сквер мәйданы Юрий Гагарин урамындагы 130 нчы мәктәп янында урнашачак. Әлеге мәйдан ел ахырына файдалануга тапшырылырга тиеш. Радмил Мөслимов сүзләре буенча, Сипайлово-2 микрорайонындагы бу урын җыештырылмаган буш мәйданнан яшь буын өчен иҗат мәйданчыгына әйләнергә тиеш. Анда 4-8 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен ике уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыклары, кечкенә амфитеатрлы сәхнә мәйданы, китап уку һәм үзара алмашу өчен китап мәйданчыгы, гадәти булмаган уен элементлары һәм арт - объектлар урын алачак.
Төзекләндерү эшләре 83,7 миллион сум белән бәяләнә. Вице-мэр финанслауның республика һәм шәһәр бюджетыннан киләчәген әйтте.
“Хәзерге вакытта генераль подрядчик сайлаган материаллар аукционга әзерләнә. Скверны файдалануга тапшыру вакыты - 2021 елның III-IV кварталлары”, - дип өстәде Радмил Мөслимов.
Әлеге эшләр Владимир Путинның май указларына ярашлы “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ
Читайте нас: