ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
28 март 2021, 12:00

Йөрәгемне балаларга бирәм...

Районда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри осталыкта ярышты#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

25 мартта өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең "Йөрәгемне балаларга бирәм-2021" Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Ярышта өч өстәмә белем бирү педагогы катнашты. Бу Зөлфия Сәхаутдинова (Пионерлар һәм укучылар йорты), Алия Нурмөхәммәтова һәм Резеда Шәйнурова (икесе дә яшь техниклар станиясеннән).
Катнашучылар элегрәк конкурс кысаларында жюри хөкеменә һөнәри берләшмәлеккә педагогик юллама тәкъдим итте, онлайн режимда ачык дәрес үткәрде, моннан тыш, белем бирү программасы, һәр катнашучы эше нәтиҗәлелеге бәяләнде.
Жюри рәисе Гөлнара Миндиярова сүзләре буенча, барлык педагоглар мавыгучанлыгы, һөнәрманлыгы, мәгарифнең заманча тенденцияләрен белү, иҗади фикер йөртү, балалар белән эшләүнең гамәли алымнары үзенчәлеклелеген күрсәткән.
Конкурс йомгаклары буенча Резеда Шәйнурова беренче урын яулаган, Алия Нурмөхәммәтова – икенче, Зөлфия Сәхаутдинова өченче урында.
Читайте нас: