ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
30 март 2021, 09:30

Осталык, хәстәрлек өчен

МКДЦда районның мәдәният хезмәткәрләренә бүләк тапшырдылар#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Узган җомга МКДЦда мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен тантана узды. Бераз вакытка алар тамашачы сыйфатында калды, һөнәри бәйрәм хөрмәтенә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, мәдәният идарәсе җитәкчелеге, МКДЦ һәм районның мәдәният профкомыннан котлау һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Һөнәри осталык һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлнара Ханнанова Илшат Әгъзам улы кулыннан Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы алды. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Зилә Фәттаховага "Башкортстанның профсоюз ветераны" исеме бирелде. Тармакның тагын утыз алты хезмәткәре төрле дәрәҗә бүләкләр – БР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты, район хакимияте, мәдәният идарәсе, МКДЦ һәм мәдшният профсоюзы райкомының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты алды.
Пандемия чорында мәдәният хезмәткәрләре шулай ук "Безнең хәстәрлек" урындагы штаб волонтерлары сафына кушылды һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтте. Иреклеләр эшчәнлегендә актив катнашу өчен, аларның активлары район хакимиятенең Мактау грамотасы һәм "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Республикада "Мәдәният" милли проекты тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез.
Автор: Лидия Гарипова
Читайте нас: