ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+21 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
30 март 2021, 11:00

Сезон тәмамлана

Яңавылда ахыргы диярлек чаңгы узышы үтте#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Тышта көндез плюслы һава температурасы урнашты. Димәк, тиздән чаңгы һәм тимераякны алып кую вакыт җитә. Менә узган шимбә дә чаңгы спорты һәвәскәрләре "Орленок" шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагеры янында җыелырга ашыкты. Биредә Яңавыл районы предприятие, оешма, мәктәп һәм авыл биләмәләре арасында кышкы спорт сезонын ябуга багышланган ярышлар үтте.
Чаңгыда йөрергә унсигез урындагы һәм Пермь өлкәсеннән бер җыелма команда теләк белдергән. Яшь төркеменә бәйле рәвештә катнашучыларга дүрт дистанциянең берсен үтәргә кирәк иде: бер, ике, өч һәм биш километр. Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов ярышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, катнашучыларны кышкы спорт сезоны ябылу белән тәбрикләде.
Ярышларның ике сәгате бер мизгел кебек үтте. Чаңгы узышы тәмамлану белән җиңүче һәм призерлар бүләкләнде.
Р.Гәрәев исемендәге мәктәп районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында гомумкоманда зачетында чемпион булды. И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназия командасы икенче урын яулады, лицей – өченче. Оешма һәм авыл биләмәләре арасында Первомай авыл биләмәсе командасы алтын яулады, Яңа Уртавыл авыл биләмәсе – икенче, медиклар бронза призер булды.
Кышкы сезон тәмамланды диярлек. Әмма алда – чаңгы узышы буенча СССРның спорт мастеры И. Дәүләтбаев призына "Иң көчле чаңгычылар узышы". 3 апрельдә шул ук урында яхшылардан яхшылар очрашачак. Ярышларга барлык теләүчеләр чакырыла.
Республикада "Демография" милли проекты тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: