ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2017, 15:18

Киләчәккә өстенлекләр билгеләнде

Республика Башлыгы Юллама белән мөрәҗәгать итте

Кичә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга исәп буенча сигезенче һәрьеллык Юлламасы белән чыгыш ясады. Аның барышында төбәк җитәкчесе республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим күрсәткечләрен белдерде. «Бүген Башкортстан – Русия Федерациясенең тотрыклы икътисадлы һәм баланслаштырылган бюджетлы ныклы, уңышлы субъекты. Соңгы елларда республиканың байтак күрсәткечләре Русия буенча уртачадан югарырак, иң түбән бурыч йөкләмәсе, минималь инвестицион куркынычы булган төбәкләр төркеменә керә. Барлык социаль йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлә, тулай төбәк продукты, сәнәгать, авыл хуҗалыгы ел саен плюста», – диде ул.
Юллама төбәк тормышының барлык якларын колачлый – законнар чыгару базасы, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгарифнең төрле тармаклары, гражданнарны социаль яклау торышы.
(Дәвамы – гәзитнең киләсе санында).
Рафаил Яхин, башкортларның район Корылтае рәисе:
– Элекке еллардагы кебек, Рөстәм Хәмитов кеше темасы, аның ихтыяҗлары һәм тормыш сыйфатына мөрәҗәгать итте. Ләкин ныклы икътисадтан башка иминлек һәм матди иминлек булмаячагын аңлыйбыз. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, республика башлыгы әйтүенчә, икътисадның яңа сыйфатына илтүче төп фактор булып чыгыш ясый. Бүген республиканың иң яхшы конгресс-мәйданчык һәм инвестицияләр җәлеп итү үзәге булып торуы да яңгырады. Бу ышаныч өсти.
БР башлыгының гаилә институтын ныгыту һәм туган телләрне өйрәнүгә үзгә игътибар бүлүе сөендерә. Теләк шундый: Юллама положениеләрен тормышка ашыру буенча план төзергә һәм аның үтәлешен катгый контрольдә тотарга.
Читайте нас: