ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 декабрь 2017, 15:20

Әгәр йорт, машинагыз бар икән...

Бюджет белән исәпләшергә өлгермәгәннәр – ашыгыгыз

1 декабрьдә милек салымын түләү срогы чыкты. ФНСның БР буенча 29 санлы районара инспекциясе башлыгы Рәфис Хәйдәров белән кампаниянең ничек үтүе турында әңгәмәләшәбез.
– Рәфис Рәүхәтович, милек салымын кем түләргә тиеш?
– Физик берәмлекләр милкенә салым өч төргә бүленә: милеккә, җир һәм транспорт салымы. Торак йорт, фатир, бүлмә, дача, гараж өчен милек салымы түләнә. Милекчеләр, ягъни милек турында документта билгеләнгән кешеләр салым түләргә тиеш. Салым күләме базарныкына мөмкин кадәр күбрәк якынайтылган кадастр бәясенә бәйле. Җир салымын милкендә шәхси ярдәмче хуҗалык өчен җир участогы һәм күчемсез милек объектлары астында участоклары булган гражданнар түли. Транспорт салымын автомашина, трактор, мотоцикл, катер һ.б. үзйөрешле машина милекчеләре түли. Түләү күләме транспорт чарасының двигатель куәтенә бәйле.
– Бу мөһим сорауга районның барлык салым түләүчеләре җаваплы караганмы?
– Кызганычка каршы, юк. Яңавыл районында салым түләүчеләрдән үткән еллар өчен бурычлар белән казнага барлыгы 29 миллион 850 мең сум керде, 2016 ел күрсәткече белән чагыштырганда, бу 6,3 миллион сумга күбрәк. Ләкин шул ук вакытта барлык салым түләүчеләр дәүләт каршында бурычын вакытында үтәмәгән. Мисалга, җир салымын түләүчеләр районда 21275 кеше, алардан 5735е ташламадан кулланучылар, 15540 кешегә 12 млн 155 мең сумга түләү турында белдерү кәгазе җибәрелде, ә барлыгы 9 млн 84 меңе генә кергән. Транспорт салымы 22,9 миллион сум күләмендә керергә тиеш иде (10903 кеше түләү кәгазе алды), 17,4 миллион сумы гына кергән. 10903 кешегә (ташламадан кулланучылар – 25910) 5,4 миллион сум чамасына милек салымы җибәрелде, кергән акча 3,36 миллион сум.
– Салым түләмәү нәтиҗәләре нинди?
– Вакытында түләмәүнең һәр көне өчен пеня исәпләнәчәк. Бурычлы салым түләүчеләр салым түләүгә ел ахырына кадәр таләпләр алачак, әгәр ай дәвамында алар тиешле сумманы түләмәсә, бурыч мәҗбүри тәртиптә суд аша эзләп алыначак.
– Салым түләүдә тәртип булу-булмавы турында ничек белергә?
– «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» сервисы бюджет белән салым исәп-хисапларын күзәтүнең аеруча җиңел ысулы булып тора, ул барлык салым исәпләүләре, салым түләүчегә беркетелгән күчмә һәм күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат алырга, салым түләүгә квитанцияләр бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу бик уңайлы. «Личный кабинет»тан логин һәм пароль алу өчен инспекциягә килергә кирәк.
Читайте нас: