ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 гыйнвар 2018, 17:52

Районга ничек зур акча җәлеп итәргә

Инвесторлар белән үзара эшләүнең иң яхшы республика тәҗрибәләрен өйрәнделәр

Кичә район хакимиятендә Башкортстан Республикасының муниципаль район һәм шәһәр округларының инвестицион уполномоченныйлары белән семинар-киңәшмә үтте. Анда төбәкнең барлык муниципаль берәмлек вәкилләре, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Рөстәм Мәрданов, республиканың икътисадый үсеш министры Сергей Новиков катнашты. Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Эш барышында 2017 елның гыйнвар-сентябренә муниципаль берәмлекләрнең инвестицион үсеш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар тикшерелде, инвесторлар белән үзара эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләре, кризиска каршы муниципаль планнарны тормышка ашыру йомгаклары һ.б. сораулар өйрәнелде.
(Җентеклерәк – гәзитнең киләсе саннарының берсендә).
Читайте нас: