ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 февраль 2018, 11:39

Бай эчтәлекле көн

Яңавылда Дәүләт җыелышы спикеры Константин Толкачев һәм БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев эш сәфәре белән булды

Кичә Яңавылда эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев булды.
Республика парламенты спикеры тәүдә «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсенә барды. Арытаба Константин Борисович берничә объектны карады, атап әйткәндә, шәһәрнең төньяк өлешендә 160 урынга «Күкчәчәк» балалар бакчасының яңа бинасы, Яшьләр сарае, күп функцияле үзәк. Ул шулай ук Русия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмәдә катнашты, ул Яшьләр
сараенда үтте.
Сәфәр барышында шулай ук районның социаль-икътисади үсеше тикшерелде. Парламент рәисен район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов озатып йөрде.
Кичә шулай ук районга Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев һәм БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Юрий Мельников килде.
Читайте нас: