ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2018, 11:46

Комиссияләрнең кызу чоры

Районда ил президентын сайлауга әзерлек бара

Ил президентын сайлау көне якынлаша. Безнең сайлау бурычы катлаулы түгел – участокка барырга һәм тавыш бирергә. Сайлауны оештыручыларга күпкә катлаулырак – аларның мәшәкатьләрен исәпләп бетерерлек түгел, бердәм тавыш бирү көненә әзерлек үткән ел декабрьдә үк башланды.
Районның сайлау комиссияләре бүген нинди мәшәкатьләр белән яши? Сайлау закончалыгының барлык нормаларын үтәп, тавыш бирүне тиешле дәрәҗәдә оештыра алырлармы?
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Римма Гафиятуллина әйтүенчә, районда сайлауга әзерлек планга ярашлы бара. Сайлау комиссияләре бурычларын үтәүгә тотынган. Һәр участокта дежур тору оештырылган: шәһәрдә – эш көннәрендә 9 сәгатьтән 20гә кадәр, авылларда – 14 сәгатьтән 20гә кадәр, ял көннәрендә биредә дә, анда да – 10 сәгатьтән 14кә кадәр. 25 февральдән сайлау комиссияләре әле яшәү урыны буенча тавыш бирергә теләгән сайлаучылардан гариза кабул итә башлады.
Моңа кадәр гаризалар МФЦ һәм территориаль сайлау комиссиясендә кабул ителде, алар аша 40ка якын гариза кергән.
Сайлау комиссияләре әгъзалары шулай ук сайлаучылар исемлегенә төгәллек кертү, участокларны бизәү һәм җиһазландыру белән шөгыльләнә. Шәһәр сайлау комиссияләрендә (алар 15) видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, дүртесендә – КОИБлар (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү буенча комплекс). Шулардан икесе – гимназиядә, берәр – 4 санлы мәктәптә һәм Карман авылында. Иртәгә җиһазлар кайтырга тиеш, тавыш бирү өчен кабиналар, стационар һәм күчмә тартмаларның торышы начар булганнары яңага алыштырыла.
Участок сайлау комиссияләре әгъзаларының укуы башланды, барлыгы 340 кеше. Алар арасында яңалар юк диярлек, барысының да сайлау үткәрү тәҗрибәсе бар. Ләкин РФ Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясе башкалардан бераз аерыла. Закончалыкта үзгәрешләрне исәпкә алып, аларга сайлау барышының мөһим сорауларын кабатлау комачауламас. Уку тәмамлангач участок сайлау комиссияләре әгъзалары тест тапшыра һәм сертификат ала.
18 мартта 8 сәгатьтә Яңавыл районының 48 сайлау участогы сайлаучылар алдында ишеген ача. Көн дәвамында, дөресрәге, 20 сәгатькә кадәр сайларга тиешбез. Киләсе алты елда дәүләт башлыгы кем булачагы безнең сайлауга бәйле.
Читайте нас: