19 апрельдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда халык сорауларына җавап бирде. «Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү» һәрьеллык программасын «БСТ», «Россия-24. Башкортостан», «Вся Уфа» телеканалларында күрсәтелде, «Спутник FM», «Радио Росии Башкортостан» радиосында яңгырады.
Шылтыратуларны бердәм эшкәртү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, көн саен 1,5 меңнән артык шылтырату эшкәртелгән. Нигездә алар төзекләндерү һәм транспортка кагылган. Социаль яклау, өлешчеләр һәм төзекләндерү пробемалары, балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге сабыйларга урын җитмәү - бу темалар бөтен мөрәҗәгатьләр арасында зур урын биләгән.
Г. Кульсунбаева, туры эфир модераторы: Рөстәм Зәкиевич, үткән сөйләшүне искә төшереп: Сез, республика ярыйсы гына үсеш тизлеге алды дидегез. Киләсе елга планнар бар иде. 2017 ел Башкортстан өчен ничек узды?
Р. Хәмитов: Планнар бар иде, алар тормышка ашырылды, яңалары барлыкка килде. Берсүзсез, безнең тормыш, гомумән, күп гамәлгә ашырырга кирәкле билгеле гамәлләрне үтәүгә йөз тота. Бу халыкны социаль яклау мәсьәләләре дә, яңа объектлар: мәктәп, дәваханә, балалар бакчасы да. Арытаба. Һичшиксез, инфраструктура - юл, газүткәргеч, юлүткәргеч, күпер. Бүген болар гамәлдә.
Хәл ителмәгән бурыч, проблемалар бар. Ике күрсәткеч аеруча борчый. Бу инвестицияләр күләме кимү. Ул ярыйсы гына сизелерлек – 2017 елда инвестицияләр өлешендә 70 млрд сум диярлек югалттык. Бу шул исәптән нефть эшкәртү, нефтехимия, химия предприятиеләрендә яңа корылмалар төзү өлешендә эш күләме кимү белән дә бәйле.
Шулай ук зур гына киеренкелек тудыручы икенче нәрсә – балалар туу саны кимү. 2017 елда 2016га карата минус 10 процент. Бу иң элек демографик чокыр, шул исәптән сугыш еллары кайтавазы. Әлбәттә, икътисад үз өлешен кертә <…>.
2018 ел әйбәт кенә башланды. Беренче кварталны финанс планда плюс белән тәмамладык. Мартта табышка ярыйсы гына салым алдык. Ул «Башнефть»тән керде һәм 16,5 млрд сум тәшкил итте. Март буенча табышка кушма салым 35 млрд.ка җитте. 2017 елда бу сан 16-17 млрд сум иде, ә хәзер 33,5 млрд. Табышка салым буенча еллык планның яртысын диярлек үтәдек.
Бу, гомумән әйткәндә, безгә киләчәккә ышаныч белән карарга, төзелеш өлешендә яңа объектлар, ярдәмгә мохтаҗ халыкка булышуның яңа формаларын, җәмәгатьчелек хәрәкәте үсешенең яңа вариантларын планлаштыру һ.б. мөмкинлекләр бирә. Ресурс, финанслар бар икән, күп нәрсә эшләргә була.
2018 елга планнар байтак. Республика адреслы инвестицион программасы гына 20 млрд сум диярлек тәшкил итәчәк. Бу Башкортстан өчен соңгы 15-20 елда абсолют рекорд. <…>. Моннан тыш, бездә 19,5, төгәлрәк әйткәндә, 20 млрд сум юл төзү һәм карауга (ремонтны кертеп) китәчәк.
А. КОСТАРЕВ (Ишембай шәһәре): <…>. Күптән түгел безнең шәһәрдә балалар дәваханәсе ремонтланды. Әмма балалар дәваханәсеннән тыш, башка сәламәтлек саклау учреждениеләре дә бар. Шушы уңайдан якын арада сәламәтлек саклау учреждениеләрен үзгәртеп төзү һәм аларга ярдәм буенча ниндидер республика программалары планлаштырыламы?
Г. КУЛЬСУНБАЕВА: Рөстәм Зәкиевич, быел сәламәтлек саклау учреждениеләре турында чынлап та бик күп сорау кергәнен өстәргә рөхсәт итегез. Кешеләрне шәһәр һәм авылларда дәваханә, поликлиника, ФАПларны үзгәртеп төзү генә түгел, ә яңаларын булдыру мәсьәләләре кызыксындыра.
Р. Хәмитов: Өстәмә керем алу турында инде әйттем. Ул зур – 16,5 млрд сум. <…>. Бу ресурсларның күп өлешен яңа сәламәтлек саклау объектлары төзүгә юллау карары кабул ителде. <…>.
Якындагы 3-5 елда нәрсә кирәклегенә анализ ясап, Хөкүмәт дәрәҗәсендә якынча 12,5-13 млрд сумга дистәдән артык зур сәламәтлек саклау объектлары төзиячәкбез дигән карар кабул итәбез.
Бу исемлеккә нәрсә керә? 2019 елда иң элек онкология диспансереның яңа корпусы сафка керәчәк. Бүген анда хәл катлаулы: иске бина таушалган, авыр чирлеләр начар шартларда дәвалана. Шуңа күрә, 2019 елда 2 миллиардлык объектны сафка кертәчәкбез. Онкодиспансерда бу яклап хәл яхшырыр дип ышанам.
Кардиоүзәк. Йөрәк, кан тамырлары авырулары – беренче урында. БРда вафат һәм һәлак булучыларның яртысы - йөрәк, кан тамыры чиреннән. Бездә кардиоүзәк, шулай ук заман таләпләреннән калыша. Аны модернизацияләргә һәм яңартырга кирәк. Яңа корпус төзеләчәк - 36 мең кв. метр. <…>. Чыгымы зур гына – 6 млрд сум чамасы. Әмма шушы яңа үзәк заманча техника белән җиһазландырылачак, анда заманча операция ясау бүлмәләре һәм технологияләр булачак. Быел шушы үзәкне төзи башларга тиешбез.<…>.
Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең яңа поликлиникасы 2 млрд сумга төзеләчәк. Бүген анда поликлиника начар, иске бинада, бу эшкә дә быел тотынабыз. <…>.
Моннан тыш, быел безнең сәламәтлек саклау объектларын ремонтлауга 1 млрд сум бирәбез. Барлык муниципалитет һәм округларында якынча 20-30 млн сумга – кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак – ремонт ясалачак.
Поликлиникаларның яңа форматын – «ягымлы поликлиника» төзү юлыннан барабыз. Бу элекке регистратурасыз, бусагадан ук табиблык ярдәме күрсәтелүче, чират булмаган, кабул итүгә язылу заманча форматта башкарылачак поликлиникалар. <…>. 2019 елда республиканың бөтен поликлиникасын ягымлылар форматына күчерергә тиешбез.
Безгә кадрлар кирәк. «Авыл докторы» программасын дәвам итәбез. Авыл биләмәсенә баручы һәр яшь табиб торак алсын өчен 1 млн акча бүләбез. Кызганычка каршы, ялгышуларсыз түгел (алар кайчак була), чөнки бюрократик төрлелек бар. Әмма башлыча табиблар аны ала. Бу ресурсны алмаганнар, зарури тәртиптә алачак. Моны тикшереп торасы юк, акча каралган <…>.
Безнең җәмгыять, безнең гражданнар сыйфатлы сәламәтлек саклауга лаек. Бу чынбарлык. Калганы көтә дә ала, хәтта нәрсәдер җитмәсә дә – социаль объект, яки, бәлки, юлга вак таш түшәлгән. Асфальтсыз 1-2 ел йөреп булачак, ә сәламәтлек саклау көтми. Ул кирәк. Заманча сәламәтлек сагыннан, заманча дәваханә, клиникаларсыз Русия Федерациясе Президенты куйган максатка ирешә алмаячакбыз: 2030 елда илдә көтелгән уртача гомер озынлыгы ким дигәндә 80 яшь булырга тиеш, «80 плюс», койрыгы белән булса яхшырак. Бүген БРда бу сан – 71,5. Якындагы 10-12 елда безгә тагын сигез ел уртача көтелгән гомер озынлыгына ирешергә кирәк. Әле дә якынча шундый тизлек белән барабыз: ел саен берне өстибез. 68 яшьтән башладык, ә хәзер инде 71,5. Өч-дүрт елда 3,5 ел өстәдек. <…>.
Табиб, клиника, операция – барысының да югары дәрәҗәдә булуы зарур. Ләкин кеше сәламәтлеге хакында хәстәрлек күрмәсә, бернәрсә дә ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә узган атнада Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә сәламәт тормыш рәвеше стратегиясен төзергә йөкләттем. Ул байтак халыкның сәламәтлегенә заманча карашта булуын һәм хәстәрлек күрүен күз уңында тотачак. Бу бик тә мөһим.
С. Лобанова, call-үзәге җитәкчесе: Дарулар белән тәэминат турында күп сорыйлар. Аерым алганда, халык түләүсез медикаментлар алуның катлаулануына зарлана. Ата-аналар шылтырата, тормышчан мөһим препаратлар алу белән проблемалар бар, диләр.
Р. Хәмитов: Халыкны түләүсез дару белән тәэмин итү тизлеге, 2017 ел белән чагыштырганда, быел, чынлап та кимеде. Аянычлы, ләкин бу факт. Кызганычка каршы, ул үткән ел ахырында шул даруларны сатып алу буенча конкурс процедураларын үткәрү кагыйдәләренең федераль дәрәҗәдә үзгәртелүе белән бәйле. Система шундый конкурслар үткәрүгә әзер түгел, зур өзеклекләр булды.
Дөресен әйткәндә, бу өзеклекләрнең даруларның вакытында сатып алынмавына әверелде. Кызганычка каршы, даруларның запасы да, 2017 елда булган кебек, күп түгел. Бүген түләүсез даруларга якынча 800-850 хезмәтләндерелмәгән рецепт бар. Үткән елда бу сан 100-150дән югарыга сирәк күтәрелде. Сәламәтлек сагының барлык система һәм структураларының, әлбәттә, хәлне төзәтү өстендә эшләвен әйтә алам һәм, моны төзәтәчәкбез. Иң күбесе тагын бер ай чамасы көтәргә кирәк. Җәйгә бу хәл җайга салыначак. Бу беренчедән. Икенчедән. Анда җитәрлек финанслау юклыгы темасы бар. Даруны сатып алу өчен, без инде 300 миллион сум тирәсе юнәлттек, ләкин, бу сорауны бетерү өчен тагын 500 миллион сум чамасы, ярты миллиард диярлек таләп ителә. <...>.
Калдыклар һәм утильләштерү
Р. Зарипова (Уфа шәһәре): Илдә кинәт кенә калдыклар, чүплекләр темасы кискенләште. Мәскәү янында, күршеләрдә нәрсә булуын күрәбез. Безнең өчен бу тема шулай ук көнүзәк. Сезнең карашка, аны цивилизацияле хәл итү юлы бармы?
Р. Хәмитов: <...>. Соңгы берничә елда бу өлештә федераль һәм республика закончалыгы кабул ителде. Каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча төбәк операторлары билгеләнә. Республиканың аерым бер территориясендә аларны сортларга бүлү, калдыклар эшкәртү буенча предприятие һәм шул калдыклар җирләнәчәк полигоннар булачак. Системалы, аңлаешлы эш башкарыла. Калдыкларны эшкәртү темасы белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп һәм хәтта көтелмәгәнчә күп. Бу өлештә бик зур конкуренция бара.
<...>. Безгә чүп-чарны сортларга бүләргә кирәк – монысы беренчедән. Икенчедән – аларны: пластик, тимер, пыяла, агач, азык-төлек калдыкларын эшкәртергә. Һәм шулай итеп, бөтен дөньяда кебек, бу проблеманы цивилизацияле хәл итәргә. <...>. Инде сортларга бүленгән чүп-чарны, калдыкларны тирә-як мохит өчен куркынычсыз – изоляцияле, барлыкка килүе мөмкин булган газларны кире кагып, эшкәртеп урнаштыру өчен мөмкинлекләр бар. <...>.
Без эшлибез. Бернинди катлаулылыклар булмаячагына ышанам. Шулай да берничә районнан, әлбәттә, хәбәр бар. <...>. Халык анда чүплекләр урнаштырылачагыннан курка: «Куркабыз – ис, пычрак, чүп-чар булачак». Булмаячак. Пычрак, чүп-чар, ис булмаячак. Элекке кебек чүплекләр дә булмаячак. Эшне цивилизацияле алып барырга тырышачакбыз.
Тоташ җәмгыять үсеше турында бүген, әлбәттә, күп сөйлибез. <...>. Пыяла, пластик һәм башка әйберләрне аерым җыярга кирәк. Үзебездән башлау зарур. Кеше дачадан кайтышлый, чүпне юлга ташлый яки юл читендә калдыра. Үзебез җитештергән, үзебезнең калдыкларга карата цивилизацияле мөнәсәбәт күзлегеннән без әле юл башында гына. Республикада һәркем ел дәвамында бер куб метр калдык җитештерә. Бу 500 кг диярлек. Бездә 4 миллион кеше яши. 2 миллиард кг һәм 2 миллион тонна килеп чыга. Менә күпме калдык җитештерәбез. <...>.
Г. Кульсунбаева: «WhatsApp»тан кыска сорау укырга рөхсәт итегез: «Бу сорауны бирмәячәгегезгә ышанам, шулай да, кайчан пенсиягә китәчәксез һәм алмаш әзерлисезме?». Кумертаудан Денис кызыксына.
Р. Хәмитов: Беренчедән, мин пенсиягә җыенмыйм. Хәзер дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яше арта һәм әйбәт арта – Якын арада 65кә кадәр арттырылачак. Республика башлыгы вазыйфасында мәңге эшли алмаячагым, әлбәттә, башка нәрсә. Конституция буенча срок бар.
2019 елда Башкорстан Республикасының сайланган Башлыгы буларак беренче срогым тәмамлана. Вазыйфага ике тапкыр сайланырга хокукым бар. Һәм 2019 елның мартына, карар кабул итү мизгеленә кадәр уйланырга, аралашырга, фикер йөртергә, халык, республикада яшәүчеләр белән киңәшләшергә вакыт бар әле. «Кирәк», – дисәләр, димәк, эшләячәкбез. «Вакыт», – дисәләр, димәк, нинди дә булса башка карар булачак.
Тагын бер тапкыр кабатлыйм: пенсиягә бөтенләй чыгарга кирәкми. Эшләүне дәвам итәргә кирәк. Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнергә мөмкин. Моннан тыш, лекцияләр белән чыгыш ясый, яза, консультацияләр бирә беләм. Яхшы киңәш итә алам, бу да начар нәрсә түгел. Шундый эшләр миңа озакка җитәр, дип ышанам.
Кайвакыт өйдә: «Без сине күрмибез, син безгә кирәк, безгә аралашу кирәк, бергә йөрергә, ял итәргә кирәк», – дисәләр дә. Әлегә булдыра алмыйм. Эш бөтен вакытны ала. Хәзер язуларынча, 24 сәгать, атнага 7 көн. <...>.
Н. Евдокимов (Уфа шәһәре): <...> Быел безнең шулай ук сайлау елы. Президент сайлау мартта үтте. Сентябрьдә безне Корылтайга сайлау көтә. Сез пенсиягә җыенмыйсыз, бәлки, Корылтайның кайбер депутатлары җыена? Парламентның сентябрьдә сайланачак составын нинди итеп күрергә теләр идегез? Сезнең карашка, аңа нинди бурычларны хәл итәргә кирәк булачак?
Р. Хәмитов: Чынлап та, сентябрьдә республиканың Дәүләт җыелышы -Корылтайга сайлау үтәчәк. <...>. Бүген, һичшиксез, эш башланды, барлык партияләр бу вакыйгага әзерләнә. Партияләр эчендә кандидат күрсәтүләр бара, төрлесе төрлечә күрсәтәчәк. Үз-үзен күрсәтүчеләр дә булачак.
Мин шулай аңлыйм: сайлау ачык, ирекле, гадел һәм үтәкүренмәле булырга тиеш. Республика иминлеге хакына эшләргә теләүчеләр, нинди партиягә каравы, башында нинди идеяләре (көч куллану яки, Алла сакласын, террорчылык белән бәйлеләрдән тыш, бу хакта хәтта сүз бармый) булуга бәйсез рәвештә, ул кешеләрнең Дәүләт җыелышы-Корылтайга эләгергә мөмкинлеге булырга тиеш. Парламент Башкортстан Республикасында барлык яшәүчеләрнең фикерен чагылдырырга тиеш. Бер, ике, биш партиянең генә түгел. Кабатлыйм, партиясез кешеләр дә.
Яңарыш булуын теләр идем. Аның 100%лы булачагы бик икеле. Депутатларның байтак өлеше, кимендә яртысының, 2018 елда сайлауда катнашачагына ышанам. Җиңә алсалар – яхшы, җиңә алмасалар – димәк, халыкның башка вәкилләре киләчәк.
Шул ук вакытта яшь, белемле, заманча кешеләр килүен телим. 35-45 яшьтәгеләрнең күбрәк булуын телисе килә <...>. Кыскасы, яңарту, парламентны заманчалаштыру кирәк. Минем аңлауда парламент – бу трибуна да, мәйданчык та. Шул исәптән бу бәхәсләр дә, мөнәсәбәтләрне ачыклау да. <...>.
2018 елгы сайлау бездә, 2013 елдагыга караганда, берникадәр башка булачак. Парламентның составы шулай ук үзгәрәчәк. Бу вакыйгаларны шулай күрү, барлык партияләр ягыннан, сайлауларда катнашачак барысының гамәлләренең шундый барышын күзаллыйм. Безгә эшләүче парламент кирәк. Республика гражданнарының мәнфәгатьләрен яклый алырдай көчле, ныклы кешеләр таләп ителә.
А. Мамяшев: <...>. 2017 елның 9 мартында яшь гаиләләрне яклау максатында Сезнең тарафтан, Рөстәм Зәкиевич, бик мөһим һәм кирәкле «Башкортстан Республикасында демография хәлен яхшырту турында» указга кул куелды. Анда беренче бала өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган социаль түләү каралган. Аерым алганда, Әбҗәлил районында яшь аналар теге яки бу сәбәп буенча Магнитогорск шәһәрендә бала тудырырга мәҗбүр һәм, кызганычка каршы, бу түләүне алу хокукыннан мәхрүм <...>. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән баланың республика территориясендә туарга тиешлеген күрсәтүче тәртип каралган. Моны хәл итү өчен нинди дә булса чара кабул ителерме, атап әйткәндә, бу түләүне алу тәртибен үзгәртү?
Р. Хәмитов: Бу программа, чынлап та, эшли. Әгәр яшьләр торак алуга чиратта торса, гаилә беренче бала өчен 300 мең сум ала. Фатиры юк икән һәм тиңдәшле документлары булса, алар 300 мең сумны торак сатып алу, ипотекага взнос яки, әгәр сүз авыл биләмәсе турында барса, төзелеш өчен материал сатып алуга куллана ала.
Үткән елда бу программа эшли башлады. Хаталар һәм җитешсезлекләр, һичшиксез, булды. <...>. Шуңа күрә, барлык өстәмәләр кертеләчәген әйтергә телим, шул исәптән төрле сәбәп буенча республика белән чиктәш территорияләргә бала тудырырга баручы аналар мөнәсәбәтендә дә. Хәтта Мәскәүгә яки чит илгә булсын – мөһим түгел. Иң мөһиме – бу бала безнеке, республикада теркәләчәк, барлык документлар буенча Башкортстан кешесе буларак рәсмиләштереләчәк. Шундый үзгәрешләр кертәчәкбез.
Бүген 1000нән артык гариза бар, дип әйтергә телим. 300-400 тирәсе гариза буенча акча бирелде, калганнары тикшерелә. Чынында программа зур кызыксыну уята.Төрле бәяләүләр буенча, 2019 ел ахырына кадәр бу программаны үтәүгә 2 миллиард сум чамасы кирәк булырга мөмкин. Димәк, 6 меңгә якын сабый якты дөньяга киләчәк.
Шуңа күрә үзгәрешләр кертеләчәк. Программа төпле булачак, аяусыз булмаячак. Әйтик, әтисе Башкортстан Республикасында теркәлмәгән гаиләләр мөрәҗәгать итте. Булса соң? Бала барыбер безнеке, әнисе биредә яши. Сабый республикада теркәлгән. Димәк, гаилә түләү алачак.
Чиләбе өлкәсенең Кунашак районыннан да берничә мөрәҗәгать килде. Туры эфир барышында күршеләр туган телне саклау, көрәш буенча белгечләр белән тәэмин итү сораулары белән кызыксынды.
Р. Хәмитов: <...>. Тренерлар, бу сорауда ярдәм һәм яклауга килгәндә, әлбәттә ярдәм итәчәкбез. <...>. Көрәш – безнең милли спорт төре. Аны пропагандалау, алга җибәрү өчен бөтен нәрсәне эшләргә кирәк. Республикада байтак малайлар һәм кызлар көрәш белән шөгыльләнә. Чиләбе районында да шулай булуы бик яхшы.
Туган телләргә кагылышлы икенче сорау. Һичшиксез, күп нәрсә безгә бәйле, властька гына түгел. Шәхсән үзебезне гаиләдә ничек тоту, шул исәптән тел тәҗрибәсе һәм телне белүне балалар, туганнар, якыннарга ничек тапшыруыбызга. Ләкин шул ук вакытта монда да ярдәм, яклау кирәклеген аңлыйбыз. Чөнки әдәбият, концертлар, көйләр, шигырьләрнең язмалары, һичшиксез, китаплар кирәк. Бу җитди һәм зур эш.
Барысы да кебек үк, һәркем зарури туган телен белергә тиеш, дип исәплим. Бу ата-аналарга карата таләп булып тора, алар туган телен белүне тапшырмаса, балаларын ярлыландыра. Әти-әни телен зарури белергә кирәк!
Бу өлештә, әйдәгез, үзебез бердәм эшлик. Көч кулланып телне өйрәнергә мәҗбүр итеп булмый, ирексезләп кенә моны эшләү мөмкин түгел. Инандыру, кешене тел мохитенә җәлеп итеп кенә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Тел кирәк булырга тиеш. Бәлки, ул эшлекле тормышта та, бәлки, сиңа гомер, хәрәкәт биргән халык белән үзеңне туганлык җепләре белән бәйле булуыңны тояр өчен, күңел өчен дә кирәк.
Бу тема белән шөгыльләнәбез. Беләсезме, безнең программа бар. Бүген инде бу программаны төзүнең инде ахыргы стадиясе. Финанслау, шул исәптән Башкортстан чикләрендә яшәүче халыклар, башкортларга матди ярдәм күзаллана. Туган телләрне өйрәнүгә республика башлыгының грантлары булачак. Туган телләрне яклауның махсус фонды булдырылачак: башкорт, татар, мари, чуваш телләре генә түгел, ә рус телен дә. Рус теле бүген шулай ук яклау таләп итә. Ул юыла, чит телләрдән кергән сүзләр, аңлаешсыз терминнар телне пычрата, һәм ул бөтенләй башкага әверелә. Телнең үзенә заманча ноталарны да сеңдергән җанлы организм булуын аңлап, аның чисталыгы белән шөгыльләнергә кирәк. <...>.
Г. Кульсунбаева: Безнең почтага авыл хуҗалыгы белән бәйле сорау килде: «Үткән елда республикада рекордлы уңыш җыеп алынды, терлекчелектә савым арта. Шуның белән бергә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәяләр соравы кискенләшә. Тиңдәшлечә, агропроизводствоның нәтиҗәлелеге дә кими. Рөстәм Зәкиевич, крестьяннарны яклау өчен республикада нинди чаралар кабул ителә?».
Р. Хәмитов: Авыл хуҗалыгы – һичшиксез өстенлек. Республика халкының 40%ы диярлек авыл биләмәсендә яшәсә дә, әле авыл турында сөйләшмәдек. Шул ук вакытта, бу ничек кенә сәер яңгырамасын, соңгы чорда артык җитештерү бар <...>.
Үткән елда чынлап та рекордлы уңыш җыеп алдык – 4 миллион тонна чамасы. Ил дә рекордлы уңыш алды. Нәтиҗәдә бәясе төште. Хәзер кайбер позицияләр буенча ашлыкка хак үзкыйммәтеннән түбәнрәк. Үзенә зыянга беркем дә сатарга җыенмый. Бүген склад, элеватор, амбарларда ашлык күп. Бүген сум кимү белән хәл, бәлки, ашлыкка бәяләрне арттыру өчен мөмкинлек булдырыр. Хәтта инде ниндидер хәрәкәтләр бар.
Ләкин, тоташ алганда, безгә дә, аны арытаба кайда сатуны белмичә, 5 яки 10 миллион тонна ашлык җитештерергә ярамый. Безгә һәрвакыт баланс булдыру мөһим. Республикага үз ихтыяҗына 2 миллион тонна ашлык кирәк: бу азык-төлек ашлыгы, орлык, фураж. 3 миллион тонна җитештергәндә, 1 миллионы һәрвакыт артык иде. Ә үткән елда 2 миллион тонна артыгы барлыкка килде.
Безгә шул ашлыкны тирәнтен эшкәртү яки, ул аны азык сыйфатында кулланырга мөмкин булсын өчен мөгезле эре терлекнең баш санын кискен арттыру кирәк. Баш санын тиз генә арттыра алмыйбыз. Бу тарих биш, бәлки, җиде яки хәтта ун елга. Ашлык эшкәртү шулай ук зур чыгым һәм инвестицияләр таләп итә. Бүген баланс кирәк. Безгә 3-3,5 миллион тонна кирәк. Артыгы кирәкми.
Сөткә бәя, кызганычка каршы, шулай ук кими. Бу шул исәптән Русия Федерациясенә зур күләмдә коры сөт керткән Белоруссия ягыннан экспансия нәтиҗәсе дә. Бүген хәл тотрыкланды, ләкин түбән дәрәҗәдә. Сөткә хак артуы кирәк.
Биредә хаклар сәясәте безнең өчен шулай ук зур роль уйный. Дәүләт базарын якларга тиеш. Бу очракта, Русия Федерациясе субъекты буларак, моны башкара алмыйбыз. Аны дәүләт үтәргә тиеш. Шундый эш бара. Мин Русия Федерациясенең авыл хуҗалыгын күзәтүче вице-премьер, БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән элемтәдә. Безнең базарларны яклау буенча эш алып барыла. Хакларның төзәләчәгенә ышанам.
Туры эфирның тулы стенограммасын һәм «Разговор с Главой РБ» язмасын glavarb.ru сайтында укыгыз.