ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 июнь 2018, 11:53

Үзгәрешләр көтелә

Лаеклы ялга соңрак китәчәкбез, әмма акча күбрәк булачак

Пенсия тәэминаты өлкәсендә ике яңалык бар: берсе пенсиянең артуы турында сөйли, икенчесе – лаеклы ялга соңрак китүбез турында. Моңа ничек карарга да мөмкин, чөнки пенсия яше арту белән картлык чоры кичектерелә – димәк, озаграк яшь булачакбыз.
Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлекчәсе рәисе Александр Кузнецов пенсия реформасын хуплавын белдерде: «Бүген бездә өч пенсионерга бер эшләүче кеше туры килә. Хәзер пенсия реформасы юлы буенча бармасак, 5-7 елдан саны күпкә арткан пенсионерлар бөтенләй аз пенсия алачак».
Тормыш сыйфатын арттыру үзгәрешләрнең максаты булып тора, дип билгели БРның гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова.
Реформаның асылы шунда, берничә ел дәвамында пенсия яше акрынлап артачак. Хатын-кызларга ул – сигез, ә ирләр өчен биш елга артачак. Пенсия яшен киләсе елдан башлап 15 ел дәвамында берничә этапта арттырачаклар. Димәк, 1959 елгы ирләр һәм 1964 елда туган хатын-кызлар 2020 елда – тиңдәшлечә, 61 һәм 56 яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия булачак. Ирләрнең пенсия яше – 2028 елда, ә хатын-кызларныкы 2034 елда максатлы күрсәткечкә җитәчәк.
Пенсия яше күтәрелүне илдә гомер озынлыгы арту белән аңлаталар. Русия хаклы ялга чыгу өчен яшь сызыгын арттырган БДБ илләреннән соңгысы булуын билгеләп үтәбез. Бу чара икътисади яктан тулысынча акланган булып тора һәм хезмәт базарына яхшы йогынты ясаячак, дип исәплиБашкортстан Республикасының хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Кайбер мәгълүматлар буенча, халыкның 50%тан күбрәге пенсиягә чыккач эшләвен дәвам итә.
Агымдагы елның 1 июненә 14666 барлык төр пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы исәпләнә. Эшләвен дәвам иткән пенсионерларның саны – 1721. Майда пенсия һәм башка социаль түләүләргә 201,6 млн сумнан артык юнәлтелгән.
Читайте нас: