ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июнь 2018, 11:31

Укырга, укырга...

«Стартаплар автобусы» мастер-•классы үтте

20 июньдә Яшьләр сараенда эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру буенча «Стартаплар автобусы» мастер-классы үтте. Бу проект Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан БРның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды белән берлектә тормышка ашырыла. Мастер-класс консультантлары билгеләвенчә, 2014 елдан республиканың барлык районнарында эшкуарлар һәм шундый эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр белән очрашулар инде икенче тапкыр оештырыла.
Бер үк вакытта уңышлы бизнесмен булган спикерлар шәхси үсеш тәҗрибәсе белән уртаклашты, үз бизнесыңны булдырып, нәрсә белергә, кайдан һәм нинди идеяләр алырга, ниләр кылырга, эшеңне алга җибәрү өчен нәрсә һәм ничек кулланырга кирәклеге һ.б. җентекле аңлатты.
Соңгысы турында сөйләгәндә, киңкүләм мәгълүмат чараларыннан күбрәк куллану, рекламаның сәүдә этәргече булуы күптән исбатланган һәм гомум билгеле факт икәнлеге билгеләнде. Тагын, алар белдерүенчә, һәрвакыт һәм һәр урында күңел ачарга – төрле бәйрәм, акция, «флешмоб»лар һ.б. үткәрергә. Һәм, әлбәттә, «укырга, укырга, укырга», чөнки даими камилләшергә һәм үзгәрергә кирәк, чөнки бизнеста, джунглидагы кебек, көчсезлек күрсәтергә ярамый, югыйсә, «ашап» бетерәчәкләр.
Чара урындагы бизнес-проектларны тәкъбирләү белән тәмамланды. Урындагы эшкуарлар никах бәйрәменә кием тегү ательесы, эретеп-ябыштыру цехы ачу, пластик тәрәзә җитештерү предприятиесе, керамик плиткәне бизәү буенча проектлар тәкъдим итте.
Читайте нас: