ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 июль 2018, 16:44

Лаеклы үткәрәчәкбез

БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлау турында БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сөйли

Сайлау турында төбәк
закончалыгында үзгәрешләр
Башкортстан Республикасының сайлау турында Кодексына үзгәрешләр кертү аның положениеләрен федераль закончалыкка яраклаштыру кирәклеге белән аңлатыла. Республика дәрәҗәсендәге сайлауларда сайлау көнендә яшәү урынында булмаган гражданнар өчен сайлау хокукларын тормышка ашыруның яңа тәртибе кертелде. Гражданинның кандидатларны, имзалар кәгазендә кандидатлар исемлеген яклаганда яшәү урыны адресын билгеләүгә таләпләр гадиләштерелде. Гражданнар тарафыннан сайлау хокукларын тормышка ашыруның имин шартларын тәэмин итүгә юнәлтелгән башка үзгәрешләр дә кертелде.
Республика парламентын формалаштыру
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай 110 депутаттан тора. Аларның яртысы бер мандатлы сайлау округы буенча сайлана – җиңүче кандидат башкалар белән чагыштырганда тавышның иң күп санын җыярга тиеш. Калган 55 депутат партия исемлекләре өчен бирелгән тавышлар санына туры китерелеп бердәм республика сайлау округы буенча сайлана.
Сайлау кампаниясендә агымдагы мизгел
Сайлау кампаниясе партияләр өчен кандидатлар исемлеген күрсәтү белән бәйле конференция, җыелышлардан башлана. Бу этап 30 көн дәвам итә. Үз-үзен күрсәтүче һәм бер мандатлы округларда партияләрдән кандидатлар күрсәтү өчен закончалык шундый ук вакыт бирә.
Кандидатлар исемлеген күрсәткән партияләр, бер мандатлы округларда аларның кандидатларына, үз-үзен күрсәтү тәртибендә сайлауда катнашкан кандидатларга үзен яклауга сайлаучылар имзаларын җыярга кирәк булачак. Закончалыкка ярашлы, аерым партияләр имза җыюдан азат ителә, аларның исемлеге республиканың Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган.
Сайлауны оештыручылар
Нәтиҗәсе шик тудырмасын өчен, сайлау закончалык һәм демократик принципларга катгый рәвештә ярашлы үтәргә тиеш. Башка бурычларга килгәндә исә, сайлау үткәрүнең башка шартларыннан берсе – сайлау комиссиясе әгъзаларының һөнәрманлыгы. Моңа зур әһәмият бирәбез һәм бүген аларны өйрәтү белән шөгыльләнәбез. Сайлау комиссияләренең, гражданнарга сайлау турында мәгълүмат ясау өчен, мөмкин кадәр күбрәк көч куллануы, сайлаучылар 2018 елның 9 сентябрендә аңлы рәвештә сайласын өчен шартлар тудыруына ышанабыз.
Читайте нас: