ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 июль 2018, 16:56

Г. Сәхапова: «Һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз»

Коллективка зур бурыч куелган

Безнең районда «Гаилә» Төньяк районара үзәге бүлекчәсе эшли башлады. Бүген гәзит укучыларга аның мөдире Гөлшат Сәхапова белән әңгәмә тәкъдим итәбез:
– Гөлшат Фәритовна, бүлек нәрсә белән шөгыльләнә, нинди хезмәтләр күрсәтә, сезнең алда нинди анык бурычлар куелган?
– Безнең төп максат – гаилә институтын, җаваплы ата-ана булуны үстерү һәм ныгытуга ярдәм итү, шулай ук социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗ дип танылган гражданнарга социаль хезмәтләр тәкъдим итү. Коллектив зур түгел: өч кеше – мөдир, социаль эш буенча белгеч һәм психолог. Без хәл итәчәк мәсьәләләр даирәсе шактый киң. Дәүләт һәм муниципаль органнар, җәмгыять берләшмәләре белән бергә социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗ гаилә һәм аерым гражданнарны ачыклыйбыз. «Гаилә ял көннәре» үткәрәбез, өлкән гражданнарны һәм инвалидларны гаиләләргә, стационар хезмәтләндерү учреждениеләренә урнаштыруда булышлык итәбез.
Район хакимияте каршында идарә итү, координацияләү механизмын формалаштыру, ведомствоара үзара эш һәм гаилә сәясәтен тормышка ашыру булдыру, гаиләләрне нәтиҗәле озата бару һәм социаль кисәтүне оештыруга контроль максатында Координацияләү Советы булдырылган. Ә аның каршында – ведомствоара эш төркеме, шулай ук авыл биләмәләре дәрәҗәсендә территориаль эш төркеме булдырылды.
Авыр тормыш хәлендә калган гражданнар район хакимиятенә һәм Совет урамы, 21, (114нче бүлмә) безнең бүлекчәгә мөрәҗәгать итә ала.
– Белгечләр эшенең алгоритмы нинди?
– Хезмәткәрләр тормыш шартларын тикшерү актын төзү өчен гражданинның (гаиләнең) яшәү урыны буенча бара, бер җан башына уртача керемен исәпли. Утырыш йомгаклары буенча авыр тормыш хәлендә торып калган гражданнарны, гаиләләрне исәпкә кую үткәрелә һәм теге яки башка социаль хезмәтләргә мохтаҗлыгы билгеләнә. Кешенең яки гаиләнең авыр тормыш хәлен төзәтү буенча шәхси программа төзелә.
– Ничә гаилә, бала исәптә тора?
– Бүгенгә 94 гаилә һәм 13 бала. Безнең бурыч – аларны ачыклау гына түгел, ә барлыкка килгән хәлдән чыгуда булышлык итү.
– Сезгә, әйтик, гади генә сөйләшергә, аралашырга теләүче кешеләр мөрәҗәгать итә аламы? Алар биредә аңлау табамы?
– Без бүлектә барысын да күрергә шат, һәм проблема, сораулар булганда, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышырбыз.
Читайте нас: