К.Б. Толкачев 1953 елда Кемерово өлкәсендә туган. РФ МВДның Рязань югары мәктәбе, СССР МВДсы
РФ юридик фәннәр Академиясенең гамәлдәге әгъзасы. Юридик фәннәр докторы. Профессор, 250дән артык гыйльми эш авторы. Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда металлургия заводында торба эретеп-ябыштыручы ярдәмчесе булып башлый. 1996 елга кадәр РФ МВДсы системасында җитәкче вазыйфаларын били. 1996 елда РФ МВДның Уфа юридик институты башлыгы итеп билгеләнә. 1999 елда БРның икенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты һәм рәисе итеп сайлана, бүгенгә кадәр аны җитәкли.
Шулай ук «Бердәм Русия» Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Сәяси советы секретаре, Европаның урындагы һәм төбәк властьлары Конгрессы төбәкләре Палатасында РФ вәкиле урынбасары, РФнең закон чыгаручылары Советы әгъзасы, БРның Президент Советы әгъзасы, БР Башлыгы каршында гаебен гафу итү сораулары буенча Комиссия рәисе. Эчке хезмәтнең отставкадагы генерал-майоры.
«Русия Федерациясенең атказанган юристы», «Башкортстан Республикасының атказанган юристы» мактаулы исемнәре бар. Мактау, «Башкортстан Республикасы каршында казанышлары өчен», Салават Юлаев орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары бишенче чакырылыш эшенә йомгак ясый. Республика парламенты рәисе Константин Толкачев «Яңавыл таңнары» хәбәрчесенә узган биш елда депутатлар корпусы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм закон чыгаручыларның карарлары район тормышына нинди яхшы үзгәрешләр китерүе турында сөйли.
– Константин Борисович, узган биш елга Дәүләт җыелышы эшчәнлеге йомгакларын, гомумән, ничек бәяли аласыз?
– Парламент буенча хезмәттәшләргә, тоташ алганда, ныклы «дүртле» куярга әзермен. Үткән биш елда республика парламенты 650 чамасы закон кабул итте. Алар арасында дәүләт төзелеше, хокук тәртибен ныгыту, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өлкәсендә законнар: Башкортстан Республикасы Башлыгы, гражданнар закончалыгы башлангычы, нотариаль эшчәнлек, халык дружиналары, гражданлык оборонасы турында. Социаль блокның закончалык базасы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны кабул итүче гаиләләр, аз тәэмин ителгәннәрне социаль яклау һәм гражданнарны социаль хезмәтләндерү турында законнар белән тулыланды. Башкортстан парламенты чакырылыш дәвамында Дәүләт Думасына федераль закончалыкны камилләштерүгә юнәлтелгән 58 закон проекты кертте. Бу чорда безнең 11 закон проекты федераль закон статусы алды. Дәүләт җыелышы бу күрсәткечләр буенча төбәк парламентлары арасында беренче урыннар били.
– Безнең 55 санлы Бүә сайлау округыннан депутат булып торасыз һәм районның социаль-икътисади үсеше сорауларын хәл итүдә актив катнашасыз. Районда хәлне ничек бәялисез?
– Яңавыл районы тотрыклылык, динамикалы үсеше белән аерылып тора, билгеле бер казанышлар, социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һ.б. уңышлар бар. Соңгы елларда уртак көч белән 320 урынлык ике балалар бакчасы төзелде һәм сафка кертелде. Бу балалар бакчаларында урын җитмәү киеренкелеген бетерде. 3-7 яшьтәге балалар өчен ихтыяҗ тулысынчса канәгатьләндерелде, өч яшькә кадәр 59 бала чират көтә. Шүдик авылының «Италмас» яңа микрорайонында балалар бакчасы төзү өчен проект-смета документациясе әзерләнде, килештерү эшләре үткәрелде, финанслауны ачу гына көтелә. Объектның смета бәясе 120 миллион сум чамасы, ул «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» максатлы Федераль программасы исәбенә финансланачак. Республика адреслы инвестицион программасы буенча быел төзәтү интернат-мәктәбенең яңа бинасы төзелә башлаячагына өметләнәбез.
– Ата-ана һәм дәүләтнең төп бурычы, чынлап та, үсеп килүче буын турында хәстәрлек. Узган биш елда районда бу юнәлештә нинди дә булса эш мисаллары китерә аласызмы?
– Яңавылда үсеп килүче буын өчен күп нәрсә эшләнә. Гомум белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау планга ярашлы алып барыла. Соңгылары исәбендә – 1 санлы һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәпләр. Икесе дә танымаслык булып үзгәрде. Радик Гәрәев исемендәге мәктәп тагын яңа спорт залына да ия булды. Яңа кварталны комплекслы төзү һәм төзекләндерү кысаларында Сусады-Ябалак авылында 155 миллион сум смета бәясе белән 120 урынлык мәктәп төзелде. Бүген авыл балалары шәһәр мәгариф учреждениеләреннән һич калышмаган мәктәптә шөгыльләнә. Мәктәп казанлыкларын газга күчерү тәмамланды. «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка кертелде, ул районның спорт тормышы үзәгенә әверелде. Капиталь ремонттан соң «Дулкын» бассейны яңарды, биредә спортның су төре белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшырды. Агымдагы елда Яшьләр сараенда капиталь ремонт башланачак һәм кино залы ачылачак. Объектның смета бәясе 45 миллион сум тәшкил итә, ул Башкортстан Республикасының Максатлы социаль программалар фонды тарафыннан финансланачак.
– Районда эшләр торышы турында мәгълүматтан яхшы хәбәрдар булуыгыз сизелә.
– Сезнең сайлау округы буенча депутат буларак, моны турыдан-туры бурычым дип исәплим. Җәмәгатьчелек чараларында, сайлаучылар белән очрашуларда еш булам. Яңавыллыларның чын патриот икәнлеген әйтә алам. Минем аңлауда патриотлар – көндәлек хезмәте белән ил, республика, туган район, шәһәрне үстерүчеләр. Яңавылның акрынлап үсүе һәм ямьләнүен күрү күңелгә ятышлы. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүнең федераль программасы буенча (аны финанслауда шулай ук республика һәм урындагы бюджетлар катнашты) шәһәрдә авария хәлендәге 102 күп фатирлы йорт сүтелде. 1598 яңавыллы уңайлыклары булган фатирга күчерелде. Әлеге этапта район гражданнарны күчерүнең республика программасында катнаша. «Истәк» микрорайонына электр, газ үткәрелде, су тәэминаты челтәрләре төзелде, 2 санлы казанлык яңартылды, «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча 20 миллионнан артык гомум суммага өч ихата территориясе һәм шәһәр паркы төзекләндерелде, Кисәккаен су җайланмасының икенче линиясен үзгәртеп төзү дәвам итә, бу эчәргә яраклы су сыйфатын күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
– Нигездә шәһәр турында сөйләдегез. Авыл биләмәсендәге хәлләр белән дә шулай ук яхшы танышмы сез?
– Авыллылар – безне туендыручы, авыл территорияләре үсеше сораулары һәрвакыт үзгә игътибар астында булырга тиеш. Соңгы биш елда район авылларында 46 км.дан артык газүткәргеч төзелде, унбер торак пунктта газ үткәрү һәм үткәреп бетерү буенча эш башкарылды. Эткенә, Яңа Уртавыл, Иске Кодаш авылларында 58 миллион сумга 31,6 км озынлыктагы су җайланмасы төзелде. Байгуҗа һәм Карман авылларында яңа мәдәният учагы барлыкка килде.
Авыллыларның байтак көнүзәк мәсьәләләре «Бердәм Русия» партиясе проектлары ярдәмендә хәл ителә. Яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килә, чишмәләр төзекләндерелә, социаль объектлар, юллар ремонтлана, янгын хәвефсезлеге сораулары хәл ителә. Халык тормышын яхшырту, яшәешнең уңайлы шартларын тудыру өчен районда күп нәрсә эшләнә, аларның барысын да санап үтүнең мәгънәсе юк. Тирә-юньдә нәрсә барганын халык белә һәм күрә, һәм алар яхшы якка үзгәрешләргә чиксез шат.
– Шулай да хәл ителмәгән сораулар күп әле. Константин Борисович, киләчәктә дә сезнең ярдәмгә ышанабыз.
– Ул мәсьәләләрнең байтагы белән инде шөгыльләнәбез, кайберләре белән, кызганычка каршы, инде күп еллар. «Сакаллы»лар исәбендә теплица комбинатын үзгәртеп төзү. Киләчәктә 1 санлы казанлыкның техник яктан яңадан җиһазландыру, биологик чистарту корылмалары, канализация коллекторының үз җаена агучы участогын үзгәртеп төзү белән проблемаларны хәл итәргә, Яңавыл елгасы ярын ныгыту эшләре үткәрергә, шәһәрнең яңа микрорайоннарын су һәм газ тәэминаты челтәрләре, юллар белән тәэмин итәргә һ.б. кирәк булачак. Кыскасы, эш бихисап. Уртак көч белән барлык сорауларны хәл итә алуыбызга шигем юк. Район потенциалы бөтен мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Биредә туган җирен эчкерсез яратучы, ата-бабалар йолалары һәм васыятьләрен саклаучы, эшли белүче һәм ил, республика, район үсешенә һәркемнең өлеше никадәр мөһим булуын аңлаучы халык яши. Үз ягыннан безнең парламент территорияләрнең тулы кыйммәтле үсеше өчен кирәкле бөтен нәрсәне үти. Закончалыкны камилләштерү өстендә генә эш алып бармыйбыз, ә аны үтәү нәтиҗәлелеген даими күзәтәбез, бу сорау буенча дәүләт властенең башкарма органнары, урындагы үзидарә органнары, җәмәгатьчелек оешмалары, актив гражданнар белән үзара эш итәбез, теге яки бу сорауларны хәл итү өчен урыннарга даими чыгабыз. Ярдәме, уртак эштә актив катнашуы, зур һәм кече Ватан язмышына карата битараф булмавы өчен яңавыллыларга чын күңелдән рәхмәт белдерергә телим. Сезнең белән бергә байтак нәрсәгә ирештек һәм тагын да күбрәккә ирешәчәгебезгә ышанам.