ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 октябрь 2018, 09:35

Инфраструктура, сәламәтлек саклау үсешен тикшерделәр

11 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Радий Хәбиров белән эшче очрашу үткәрде һәм анда аны БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү карары турында җиткерде

15 октябрьдә БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров БР Хөкүмәтендә оператив киңәшмә үткәрде. Төбәкнең социаль-икътисади үсеш, транспорт һәм социаль инфраструктура, сәламәтлек саклау мәсьәләләре тикшерелде. Атап әйткәндә, яңа төзелешләрдә яшәүчеләр өчен социаль инфраструктура объектлары җитмәү турында сүз барды. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы поликлиника һәм башка социаль объектларның, шул исәптән төзелеш башкаручы инвесторлар исәбенә барлыкка килергә тиешлеген ассызыклады.
Киңәшмәдә мөһим темадан берсе сәламәтлек саклау системасы булды. Төбәк җитәкчесе онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын төзүне озакка сузарга ярамый диде, шулай ук медицина кадрлары җитмәве, гражданнарның ташламалары категорияләре өчен дару сатып алу сораулары тикшерелде.
Бер көн иртәрәк Радий Хәбиров республиканың әйдәүче компаниясе – «Башнефть» АНК ПАОның нефть эшкәртү комплексы эше белән танышты. Журналистлар белән аралашу барышында, «Башнефть» ПАОның республика акцияләр пакеты язмышы турында сорауга җавап биреп, Радий Хәбиров «республиканың икътисад локомотивы һәм иң төп салым түләүчесе булып торучы» «Башнефть»ка беренче сәфәрен оештыруны махсус соравын билгеләде.
– Мин эштән хәбәрдар булырга, биредә нәрсәләр башкарылуы, барлык икътисади процессларны аңларга теләдем. Үз гамәлләремдә республика һәм халык ихтыяҗларына таянып эш итәчәкмен, – диде төбәк башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы.
Исегезгә төшерәбез, 12 октябрьдә РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән рәсми таныштырды.
Тантанада төбәкнең экс-җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, властьның закончалык һәм башкарма тармагы, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, республиканың район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, зур предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
– Энергия, тәҗрибә һәм белемемне Башкортстанның арытабангы үсешенә һәм гражданнарыбызның тормышын яхшыртуга юнәлтәчәкмен.
Нәкъ шуны тулысынча һәрберегездән сораячакмын һәм таләп итәкәчмен, – дип билгеләде чыгышында Радий Фәрит улы.
БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәк җитәкчесе сыйфатында Рөстәм Хәмитовны озак фидакарь хезмәте өчен «Башкортстан Республикасы каршында уңышлары өчен» ордены белән бүләкләде.
Читайте нас: