ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 ноябрь 2018, 12:42

Сабыйлар һәм ата-аналарга

Айлык пособиеләр балалы гаиләләр өчен ярдәмгә әверелде

Агымдагы елның 1 гыйнвареннан республикада балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең ике яңа чарасы барлыкка килде. Аларның берсе – беренче бала туу (уллыкка яки кызлыкка алу) белән бәйле һәр айлык түләү. Икенчесе – өченче яки арытабангы бала туу уңаеннан һәр айлык түләү. Беренче бала өчен һәр айлык пособие күләме 8892 сум тәшкил итә (балага яшь ярым тулганчы түләнә), өченче һәм арытабангы балага – 8993 сум (өч яшь тулганчы)
Яңавыл районында беренче балага 50 гаилә айлык пособие рәсмиләштергән, ә өченче һәм арытабангы балага – 33.
мәгълүматлар буенча 2018 елның 13 ноябренә 2018 елда туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган беренче балага пособиене республиканың 4609 гаиләсе рәсмиләштергән. 10,5 айга түләүләрнең гомум күләме республика буенча 293 миллион сум тәшкил иткән.
Быел беренче баласы туган яшь гаиләләрне яклау кысаларында күңелгә ятышлы яңалыкларның берсе – федераль программа кысаларында пособие түләү, җан башына уртача керем яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән артмаган яшь гаиләләр аңа дәгъва итә ала (республикада бер кешегә 14247 сум).
Бу пособие – 2017 ел ахырында Президент Путин тарафыннан тәкъдим ителгән социаль ярдәмнең яңа демографик чараларыннан берсе. Шулай ук республиканы, өченче яки арытабангы баласы туганда, гаиләләргә һәр айлык акчалата түләүләргә федераль бюджеттан субсидия алучы төбәкләр исемлегенә керткәннән соң барлыкка килгән икенче пособие бар. Аны алу хокукы җан башына уртача кереме 9182 сумнан түбән гаиләләргә бирелә.
Әгәр гаилә бу критерийларга тәңгәл килсә, аңа Республика халыкны социаль яклау үзәгенең Нефтекама шәһәрендәге филиалы яисә МФЦга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пособиеләрне шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин. Ике түләү буенча да бала туу мизгеленнән яңадан исәпләү башкарылачак. Истә тотарга кирәкле бердәнбер нәрсә – документларны бала тугач алты айдан соңламыйча тапшырырга кирәк.
Бу көннәрдә ярдәмнең бу төреннән кулланучыларның берсе – Яңавылдан Гөлшат һәм Динис Хәйдәршиннар белән таныштык. Яшь гаилә өч ел элек шәһәрдә төпләнгән, ә быел яз көне беренче балалары Эмиль туган.
– Аңа «Путин» пособиесе тиешлеген туганнар әйтте, – ди Гөлшат Марат кызы. – Бөтенләй ышанмадык, шулай да МФЦга мөрәҗәгать иттек. Тиздән телефон аша пособие биреләчәген хәбәр иттеләр.
Кечкенә сабыйның әнисе әйтүенчә, гаилә бюджеты өчен бу ярыйсы гына зур ярдәм. «Аны тулысынча Эмильгә тотабыз, – ди Гөлшат. – Чөнки беренче бала өчен ярыйсы гына күп таләп ителә, бу кием дә, уенчык та, туклану продуктлары да».
Читайте нас: