ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 июль 2019, 17:22

Радий Хәбиров Яңавыл районына эш сәфәре белән килде

Башкортстанның гамәлдәге җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың төньяк-көнбатышында эш сәфәре белән йөрде

Иске Кодаш авылы янындагы "ИТС-Агро" ширкәтенең аерымланган бүлекчәсе Радий Хәбировның безнең районда беренче тукталышы булды. Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, авыл хуҗалыгы предприятиесе Михаил Попов озата баруында төбәк башлыгы сөт юнәлеше буенча терлекчелек комплексын булдыру буенча инвестпроектны тормышка ашыру барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, "ЯТ" хәбәр иткәнчә, биредә 2500 сыерга сөт фермасы төзелеше бара. Бүгенгә предприятие тарафыннан булган малы белән 500 башка терлекчелек комплексы сатып алынган. Өстәмә 510 баш нәселле мал, 55 алынган. Сөт токымлы мөгезле эре терлекнең яшь малларын үстерү һәм симертү өчен тәгаенләнгән 5000 мал урынына мәйданчык булдыру планлаштырыла. Барлык эшләрне тәмамлаганнан соң җитештерү күләме елына 20 мең тоннага якын сөт тәшкил итәчәк. Инвестицияләрнең күзаллаган суммасы – 1 млрд сум.
Радий Хәбировның маршрутында киләсе пункт – "Яңавыл" теплица комбинаты". Комбинат директоры Илдар Маликов сөйләвенчә, бүген предприятиенең производство куәте 3 га мәйданда урнашкан, үткән елда 1 000 тоннадан артык ачык грунт яшелчәсе җитештерелгән. 20 га мәйданда теплица блогы төзү өмете бар. Финанслар җитмәве һәм кушма инвесторлар юклыгы биредә төп проблема булып тора. Радий Хәбиров муниципалитетка БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә проектны эшләп бетерергә, дәүләт ярдәменең оптималь вариантларын карарга һәм теплица комбинатының үсеше киләчәген республиканың бер "Инвестсәгате"ндә тикшерергә йөкләтте.
Яңавыл шәһәрендә барганда төбәк башлыгы Күник авылы янында тукталды, ул анда Сусады-Ябалак авылына 5 км озынлыктагы юл төзелеше барышы белән танышты.
Контракт суммасы – 15 млн сум. Гәзит элегрәк хәбәр иткәнчә, бу объектта эш әле узган ел ахырында ук тәмамланырга тиеш иде.
Республика җитәкчесе юл төзүне быел тәмамларга, шулай ук Яңавыл районындңа муниципаль юл челтәрен үстерү һәм үзгәртеп төзүнең комплекслы программасын төзергә кушты.
Яңавылда Радий Хәбирв Якутов урамында яшәүчеләр белән ихата территориясен төзекләндерү сорауларын тикшерде.
Төбәк җитәкчесе муниципалитетка, проектны алдан җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарып, ихата һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә комплекслы карарга йөкләтте. Биредә "Башкорт ихаталары" республика программасы кысаларында 2020 елга эш планлаштыру кирәк. "Территория матур булырга тиеш, төзекләндерү буенча карарлар ¬ биредә балаларга да, өлкәннәргә дә уңайлы булсын өчен кабул ителсен. Халык теләген исәпкә алырга онытмагыз", – диде республика башлыгы.
Төбәк җитәкчесе маршрутында шәһәрнең үзәк мәйданы ахыргы нокта булды. Биредә Радий Хәбиров яңа фонтан төзелеше барышы, мәдәният һәм ял паркын, шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерү барышы белән танышты.
Әлбәттә, бу төбәк башлыгына күрсәтергә теләгән бөтен объект та түгел. Тыгыз график һәм Агыйделдә ике сәгать тоткарлык чагылыш тапты. Шулай ук "Южный" микрорайоны һәм "Башкорт ихаталары", "Күп фатирлы йорт подъездларын ремонтлау" республика программалары тормышка ашырылучы Совет урамындагы йортларга, тимер юлчылар скверына, Яңавыл район үзәк дәваханәсенә бару, Ирдуган – Яңа Сусадыбаш муниципальара әһәмияттәге автомашина юлын карау планлаштырылган иде. Шушы һәм башка объектларны Радий Фәрит улына киләсе эш сәфәрендә күрсәтә алырбыз, дип ышанырга кала.
Илшат Вәзигатов, Яңавыл районы хакимияте башлыгы:
– Радий Фәрит улының эш сәфәре, график җитди кичектерелүгә карамастан, тоташ алганда нәтиҗәле узды. Объектларны тикшерү барышында тиздән Башкортстан Башлыгы йөкләмәләре төрендә рәсмиләштереләчәк яңавылыллар өчен күңелгә ятышлы карарлар кабул ителде. Мисалга, инде шушы көннәрдә Яңавылга Азин, Маяковский, Куйбышев урамнарында автомашина юлларын ремонтлауга 34 млн сум акча бүлү турында карар чыгачак.
Моннан тыш, шәһәрнең үзәк мәйданын, Азин урамын (Ходайбирдин урамыннан Маяковский урамына кадәр) төзекләндерүгә 24 млн сум бүленәчәк.
Шулай ук Иске Кодаш авылына кадәр юлны капиталь ремонтылау соравында хәрәкәт башланырга тиеш. Башлангыч август башында республика "Инвестсәгатен"дә безнең теплица комбинатының киләчәктә үсеш юлын эзләячәкләре күңелгә ятышлы.
Мәкаләне әзерләгәндә БР Башлыгының матбугат хезмәте һәм "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы материаллары, фотолары кулланылды.
Читайте нас: