ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 август 2019, 15:16

Бөтенрусия халык исәбен алу-2020

Яңавыл халык исәбен алуга әзерләнә

Теркәүчеләр: бурыч үтәлгән
Яңавыл районында 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуга актив әзерлек бара. Әлеге вакытта теркәүчеләр эшен тәмамлаган. Йортлар урнашуы турында мәгълүмат яңартучы, һәр торак пунктта адрес һәм урам исемнәренә төгәллек кертүче белгечләрне шулай атыйлар. Теркәүчеләрне халык исәбен алучылар белән бутарга кирәми, алар йорт һәм фатирга керми, халыктан сорашып-белешү үткәрми. Аларның бурычы – карторграфия материалларын һәм үткән ел исемлекләрен яңарту.
Барлыгы бу эштә Яңавыл районында 23 кеше катнаша. Аларның эшчәнлеге Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлекнең мөһим өлеше булып тора – һәр торак пунктта йортлар саны төгәлрәк билгеләнсә, 2020 елда халык исәбен алу шулкадәр аныграк узачак.
Җыелган мәгълүматлар нигезендә җанисәп районлаштыру үткәреләчәк – исәп һәм исәп алу участокларын булдыру. Хәтерегезгә төшерәбез, Бөтенрусия халык исәбен алу киләсе елның 1-31 октябрендә ике ысул белән узачак: халык исәбен алучылар тарафыннан мәгълүмат җыю һәм гражданнарның үзләре тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси бүлмәдә мәгълүмат кертү юлы белән.
Форсаттан файдаланып, яңавыллыларга мөрәҗәгать итәсе килә. Халык исәбен алучыларның эшен җиңеләйтү өчен шәхси йорт ияләрен йортның номер билгеләрен тәртиптә тотуларын үтенәбез. Бу мөһим эшнең сыйфаты, шул исәптән урам исемнәре, йорт һәм фатир номерлары күрсәткечләре булуга бәйле.
Р. Парыгина, Бөтенрусия халык исәбен алу-2020 сораулары буенча уполномоченный.
Читайте нас: