ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2019, 15:53

Уфада Башкортстан Башлыгының инаугурациясе үтте

19 сентябрьдә БР Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның вазыйфага керү тантанасы үтте

Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, төбәкнең элекке җитәкчеләре Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитов, Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, БР Дәүләт җыелышы- Корылтай депутатлары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, республиканың хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек оешмалары, конфессияләр, фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко Радий Хәбировка Башкортстан Республикасы Башлыгы таныклыгын тапшырды.
– Сайлауда миңа карата күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Аны чын эшләр белән яуларга тырыштым. Биредә миңа Хөкүмәттән хезмәттәшләр, шәһәр һәм районнар башлыклары ярдәм итте, аларга яклавы өчен шулай ук эчкерсез рәхмәт белдерәм. Беренче көннән үк эшкә җигелгәннәре, миңа ышанганнары һәм таләпчәнлеккә түзгәннәре өчен, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк башлыгы беренче эш итеп республиканың 2025 елга кадәр социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре хакында Указга кул куячагын билгеләде, бу хакта ул алдан сөйләгән иде.
– Русия Президентының май указларын дәвам итеп, үзебезнең "сентябрь указын" кабул итәбез. Биредә федераль дәрәҗәдә башланган эшне аныклаштырабыз. Хәл ителмәгән һәр сорау, һәр объектка барып җитәргә тырышачакбыз. Бюджетта – финанс ресурслары, программа һәм юл карталарында анык срокларны ныгытачакбыз, – дип ассызыклады ул. – Үзара аны "үсешнең беренче бишьеллыгы" дип атыйбыз. Һәм амбициоз бурыч куябыз. Шул еллар эчендә республика биш мөһим юнәлеш – кешелек потенциалы, яшәеш өчен уңайлы мохит, икътисади үсеш, инвестицияләр һәм инфраструктура буенча алдынгы төбәкләр исәбенә керергә тиеш.
Фото: proural.info
Читайте нас: