ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2019, 18:40

Яшәүгә 10 000 адым

Яңавыллылар Бөтенрусия акциясенә кушылды

Шимбә, 28 сентябрьдә, яңавыллылар янә "Яшәүгә 10 000 адым" Бөтенрусия акциясенә кушылды. "Яшьлек" ФОКы территориясендә үткән чара Бөтендөнья йөрәк көненә багышланды. Әйткәндәй, быел бу көн "Йөрәк яшәү өчен" девизы астында үтә.
"Яшьлек" ФиС МАУ директоры Илдар Хисмәтуллин һәм Яңавыл район үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Анатолий Потеряев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Алар акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек теләде һәм гимнастика, физик күнекмәләр, йөрү йөрәк һәм тоташ организмның эшкә сәләтлелеген озак елларга сакларга теләгән һәркемнең көндәлек тормышына керергә тиешлеген билгеләде.
"Яшьлек" һәм "Дельта" спорт клубының фитнес-тренерлары үткәргән разминкадан соң катнашучылар салмак адымнар белән сәламәтлек сукмагы буенча үтте: кем – скандинавларча, кем сәламәтләндерү йөреше белән. Финишта аларны кайнар чәй көтте.
Әйткәндәй, 10 000 адым стадионны 18 тапкыр әйләнүгә тигез булды. Бу норманы үтәүчеләр 59 кеше булып чыкты. Ләкин, төрле нәтиҗәләргә карамастан, дәрт рухы һәм уңай чалымнарны чарада барлык катнашучылар алуына ышанырга мөмкин.
Вставка
"Яшәүгә 10 000 адым" акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең нормаль физик активлыгын саклау өчен көненә 5 000нән 10 000гә кадәр адым үтәүгә нигезләнгән.
Рөстәм Сангов фотосы.
Читайте нас: