ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 октябрь 2019, 13:18

600 мең сумлык дәүләт ярдәмен кемнәр алачак?

Закон 2020 елның 1 гыйнвареннан көченә керәчәк

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары илнең һәр төбәгендә гамәлгә ашырыла.
Унике юнәлешкә бүленгән башлангычлар арасында сәламәтлек саклау өлкәсе дә бар. Монда халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт тормыш алып бару, гомерне озайту, демография мәсьәләләре дә кертелгән.
Әйткәндәй, соңгысы аеруча зур игътибарга лаек, чөнки моңа, балалар күпләп туу һәм өлкән яшьтәгеләрнең гомерен озайту белән беррәттән, гаиләләрнең иминлеген тәэмин итү дә күз уңында тотыла.
Башкортстанда күпбалалы гаиләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Соңгы вакытта да бу өлкәдә бик күп уңай үзгәрешләр булды. Шуларның берсе - күпбалалы гаиләләргә бирелә торган 600 мең сум акчаны балаларның иң өлкәненә 23 яшь тулганчы түләү. Моның турында күптән түгел закон кабул ителде.
— Мондый ярдәмне сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр ала ала. Әлегә кадәр бу ярдәм балаларга 18 яшь тулганчы гына башкарыла иде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: