ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2019, 15:58

Йортка газ үткәрүгә – 664 миллион

11 ноябрьдә сертификат алуга гражданнардан гариза кабул итү башланачак

5 ноябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә торак йортларга газ кертүгә сертификат бирү буенча сораулар тикшерелде. Киңәшмәне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров үткәрде.
– 11 ноябрьдән Халыкны социаль яклауның республика үзәге филиаллары һәм МФЦ бүлекчәләре сертификат алуга хокукы булган гражданнардан документлар кабул итә башлаячак, – дип билгеләде Андрей Назаров.
Киңәшмәдә шәхси торак йортларга газ кертүгә сертификат бирү программасының республикада дүрт ел гамәлдә булачагы билгеләнде. Бу максатттан Башкортстан бюджетыннан 664 млн сум бүлү планлаштырылган, алардан 64 миллионы – агымдагы елда һәм арытаба ел саен 200әр млн сум.
9 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның "Гражданнарның аерым категорияләренә торак биналарга газ үткәрү буенча дәүләт ярдәме күрсәтү турында" Указга кул куюын исегезгә төшерәбез. Аның кысаларында гражданнарның ташламалы биш категориясе – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, инвалид баласы булган гаиләләр, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр – торак йортны табигый газга тоташтыру белән бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә хокук ала.
Шул ук вакытта республика территориясендә даими яшәүче, милекче яисә шәхси торак йортларга милек хокукында өлешендә булган һәм йортын челтәр газына тоташтырырга планлаштырган Русия гражданнарының сертификат алуга хокукы бар.
Сертификатның номиналы 60 000 сум тәшкил итә. Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары исәбеннән гариза бирүчеләр өчен сертификатның номиналы 100 000 сумга тигез. Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк икән, 100 000 сум номиналлы сертификатны гражданнарның билгеләнгән ташламалы категорияләреннән калган гариза бирүчеләр дә алачак.
Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас: