ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 ноябрь 2019, 15:50

Төзекләндерү: йомгак һәм планнар

Республика программалары һәм партия проектын тормышка ашыру турында

Соңгы елларда уңайлы яшәеш шартларын булдыру сорауларына республикада зур игътибар бүленә. "Башкорт ихаталары", "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру", күп фатирлы йортлар подъездларын капиталь ремонтлау программалары актив тормышка ашырыла. Әйткәндәй, "Уңайлы шәһәр мохите" программасында, исеменә карамастан, меңнән артык кеше яшәүче авыл торак пунктлары да катнаша. Яңавыл районында бу Карман авылы. "ЯТ" га хәбәр итүләренчә, биредә Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданын үзгәртүгә игътибар бүленгән. Көз ахыры – программаларны тормышка ашыруга йомгак ясау һәм киләсе елга эш планлаштыру вакыты. Хәзер бөтен нәрсә турында тәртип буенча.
"Башкорт ихаталары"
Гәзит укучылар, мөгаен, хәтерләвенчә, бу проектны тормышка ашыру кысаларында агымдагы елда 11 күп фатирлы йортны колачлап өч ихата территориясендә эшләр үткәрелде. Беренче участок – Совет урамы буенча 14/2 санлы йорт ихатасы, икенчесе – Юбилей урамы, 7, 8, 9, 10, 12 санлы йорт ихаталары, өченчесе – шул ук урам буенча 1, 13, 14, 15, 16 санлы йортлар. Программаны финанслау 18,4 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Программа кысаларында бу территорияләрдә ихата юлларына асфальт салынды, машина туктату урыннары төзекләндерелде, хәвефсез резина катламы белән балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды, эскәмия һәм урналар белән ял зоналары яшелләндерелде, төзекләндерелде, кече архитектура формалары урнаштырылды.
Беренче һәм өченче участокларда эшләр тәмамланды. Икенче территориядә хәвефсез резина катламы белән әлегә балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылмаган. Подрядчы эшне ноябрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыра.
Моннан тыш, сатулар нәтиҗәсе буенча акчаны янга калдыру барлыкка килгән. Акчаның бер өлеше резервлы объект – Ломоносов урамы буенча 8 санлы күп фатирлы йорт ихатасына юнәлтелгән (күләме – 2 378 мең сум). Биредә шулай ук резина катламлы мәйданчык урнаштырасы калган. Акчаның башка өлеше Совет урамы, 4 адресы буенча ихатада балалар мәйданчыгы урнаштыруга юнәлтелгән.
Хәзер киләсе елга планнар хакында. Мәгълүмат инде район хакимияте сайтында бастырылган. Юбилей урамы буенча 5, 6, 7/1, 11; Октябрь урамы, 4, Ломоносов урамы, 1 һәм Җиңү урамы, 60; Станция урамы, 10, 10а, 12а буенча күп фатирлы йорт территориясен төзекләндерү буенча эшләр үткәрү планлаштырылган. Август ахырында биредә халык белән җыелышлар үткән, дизайн-проектлар, эшләрне кушма финанслау схемасы расланган.
Подъездларны комплекслы ремонтлау
Агымдагы елга ремонтлау программасына 12 күп фатирлы йорттан 38 подъезд кертелгән. Бу Якутов урамы буенча 33, 35, 35а, 37 санлы йортлар, Азин урамы, 38, Совет урамы, 16, Җиңү урамы, 60, Ленин урамы, 11. Яңа Уртавыл авылында күп фатирлы йортта (Үзәк урам, 53 һәм 57) шулай ук подъездлар ремонтланган. Эшләрнең гомум бәясе 7,78 мон сум тәшкил иткән, шул исәптән 778 меңе – эшләрне кушма финанслауга урындагы акча. Программага ярашлы, ике катлы йортның бер подъездын ремонтлауга 130 000 сум бүленгән, биш катлы күп фатирлы йортка – 320 000 сум.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк фонды эшләрнең заказчысы булып чыгыш ясаган.
Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, бүгенгә барлык подъездларда ремонт башкарылган, заказчы эшләрне кабул итә.
2020 елга планнарда җиде күп фатирлы йортның 25 подъездында капиталь ремонт үткәрү билгеләнгән. Адреслар исемлегендә Җиңү урамы 72 һәм 86, Ломоносов урамы, 1, Ленин урамы, 15 билгеләнгән. Шулай ук Яңа Уртавыл авылында Үзәк урамы, 55, Прогресс авылында Үзәк урам, 10, Механизаторлар урамы, 16 буенча йортлар ремонтланачак. Барлыгы 2 200 кв. м диярлек баскыч мәйданчыкларын ремонтлау планлаштырыла.
Уңайлы шәһәр мохите
"Бердәм Русия" партиясенең "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проектын тормышка ашыру кысаларында соңгы ике елда Яңавылда мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелде: юлларга асфальт салынды, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылды. Ике ел дәвамында фонтан үзгәртеп төзелде. Төрле төсле утлар белән яңа касә урнаштырылды, брусчатка түшәлде, яңа яткырткычлар, эскәмияләр барлыкка килде, территориясе яшелләндерелде. Программа кысаларында тагын бер объект – Некрасов урамы буенча скверда велороллер юлы. Подрядчы "Аида" ширкәте аны 2020 елда тапшырырга тиеш.
Югарыда билгеләнүенчә, Карман авылында Сабантуй мәйданын төзекләндергәннәр. Узган елда биредә яңа сәхнә урнаштырылган, агымдагы елда – футбол кыры, волейбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы белән спорт мәйданчыгы.
Хәзер киләсе елда программада катнашу өчен территорияләр билгеләү бара. Шәһәр хакимиятендә хәбәр итүләренчә, мәсәлән, Яңавылда ял зонасы булдыру белән "Нефтяник" бакчасы янындагы буа территориясен (Яңавыл – Зайцево автоюлы янәшәсендә) төзекләндерү буенча проект карала. Ә карманлылар заявкасын билгеләгән инде – октябрьдә гражданнар җыенында халык "Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлне үзгәртеп төзү" проекты белән катнашырга карар иткән.
Читайте нас: