ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 ноябрь 2019, 16:00

Бөтенрусия халык исәбен алу

Җан буенча исәпли башлыйлар

"Җанисәп елъязмасының" чираттагы өлеше
«…То академик, то герой,/То мореплаватель, то плотник,/Он всеобъемлющей душой/На троне вечный был работник…». Бу Пушкин Бөек Петрга биргән тасвирламаның берсе.
Петр чоры бөтен тармакларда диярлек зур яңалыклары белән билгеле. Гадәти рәвештә, 1710 елдагы ихаталар буенча җанисәп белән башласа да, бу халык исәбен алуга да тулысынча кагыла. Әмма инде тиздән сизелерлек төгәлсезлекләр ачыклана – ул вакыттагы исәп алучыларның белеме аз булуы, шулай ук коррупциягә сугарылганлык (заманча әйткәндә, "Мин синең кулыңа, ә син ихатамны реестрга кертмә инде, зинһар өчен!") йогынты ясый.
Кайбер ихаталар берләшә һәм бер ихата буларак языла, тоташ торак пунктлар төшеп кала, ә башкалары киресенчә – кабатлана һ.б.
Чорның контекстын аңлау мөһим – Петр патша-реформатор һәм патша-полководец була. Сугыш та, реформалар да (флот һәм сәнәгать булдыруны кертеп) зур көч һәм финанс чаралар таләп итә. Илдәге хәлләрне Петрга анык һәм төгәл белергә кирәк – ул вакытта куәтле Швеция белән сугышның иң кызу мизгеле була.
Шунда Русия тарихында тәү тапкыр ихата түгел, ә "җан" буенча исәпли башлыйлар: "Ихатада рухани Козма Федоров ул (40), аның әтисе Федор (76), әнисе Маремьяна (60), руханиның хатыны Прасковья (37), балалары Федор (12), Григорей (10), Андрей (7), Яков (5), кызы Елена (1), ир туганы Алексей Федоров (48), аның хатыны Евфимья (40), улы Иван (13), кызы Марья (10)"*.
Бу вакытта ул җанисәп исеме ала. Ир-егет җенесе вәкиле "җан" (ягъни ясак алынган кеше) була. Исәпләүгә шулай якын килү унтугызынчы гасыр уртасына кадәр саклана.
Әйткәндәй, ул вакыттагы исәп алучылар Русия Империясенең байтак халыкларына барып җитми. Алар исәбендә башкорт, татарлар һ.б. Безнең якларга җанисәп тикшерелгән йөзьеллык уртасына килеп җитә. Бу хакта киләсесендә сөйләшербез.
*Тыныш билгеләрен үзебез куйдык – Петр чорында әле җәя, куштырнак, күп нокталар кулланылмаган...
Читайте нас: