Русия Президенты Владимир Путинның Яңа ел бәйрәмен каршылавы эш графигына бәйле.
Ил башлыгы бу бәйрәмне тыйнак кына, дуслары һәм туганнары белән үткәрүне өстен күрә. Бу хакта "Россия-1" телеканалы эфирында дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.
Дмитрий Песков ассызыклавынча, дәүләт башлыгына Яңа елны Русия киңлекләрендәге төрле төбәкләрдә, шул исәптән Хабаровск краенда да, каршы алырга туры килгән.
— Әгәр эшлекле сәфәр булмаса, ул Яңа елны өйдә каршыларга ярата, — ди Дмитрий Песков. — Тыныч кына, туганнары белән. Бу - әлбәттә, Владимир Владимировичның шәхси вакыты, ә аның аңа еш кына вакыты калмый.