ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 гыйнвар 2020, 16:16

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Хәзер безне тәкәббер дип йөртәләр»

Зинира чинап җырлый диләр

Танылган саен, аудитория үскән саен, гайбәте дә артып бара. Нәрсә генә язмыйлар безгә, хәтта аптырап бетәбез. Миңа «Зинираны яратмыйбыз» диләр, Зинирага - киресенчә. Әмма без - дуэт, безне тамашачы шулай кабул итте, һәм бер-беребездән башка сәхнәгә чыгуны күз алдына да китерүе авыр.
Аннары, минем кәкре тешкә бәйләнәләр, Зинира чинап җырлый диләр. Без аларга битараф кына, елмаю смайлигы җибәрәбез дә, бетте. Үпкәләмибез, ачу да тотмыйбыз.

Ә сәхнә артында гайбәт булдырмас өчен солянка концертлар вакытында без чыгышыбызга гына киләбез дә, тоткарланмыйча, шундук кайтып китәбез. Әмма болай да ярамый булып чыкты әле... Хәзер безне тәкәббер дип йөртәләр.

Без үзебез барлык артистларга да хөрмәт белән карыйбыз. Үрнәк алырлык шәхесләребез дә бар. Һәркайсының яхшы ягын алырга, сеңдерергә тырышабыз. Заманында Илсөя апа төркеме белән йөргән идек. Ул вакытта күп әйберне Илфак абыйдан өйрәндек. Ул бит шундый гаҗәеп кеше иде: кирәк икән, көтүче белән утырып сөйләшә, депутат янына керсә, аның белән шундук уртак тел таба. Авыр туфрагы җиңел булсын. Алар безнең туйга суыткыч бүләк иткәннәр иде, әле дә булса эшли, рәхәтләнеп кулланабыз.
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rizat-ramazanov-minem-teshk-zinirany-chinavyna-bylnlr



Фото: vk.com сайтыннан.

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: