Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 гыйнвар 2020, 11:25

Михаил Мишустин - Хөкүмәт Рәисе

Владимир Путин указга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе вазыйфасына билгеләү турында указга кул куйды. Документ тексты Кремль сайтында бастырылган. Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә, диелә анда.


16 гыйнварда Дәүләт думасы моңа кадәр Федераль салым хезмәте башлыгы булып эшләгән Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе итеп билгеләүгә ризалык бирде.


Бу карар өчен 383 депутат тавыш бирде, каршылар булмады, 41 депутат фикер белдерүдән тыелды.


Гамәлдәге законнар нигезендә, хәзер Михаил Мишустин Президентка Хөкүмәт структурасы һәм вице-премьерлар һәм федераль министрлар постына кандидатуралар буенча тәкъдимнәрне бер атнадан да соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш.


Премьер-министр Хөкүмәт планын апрель аенда тәкъдим итәргә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС.
Автор: Фануз Хабибуллин
Фото: кремлин.ру сайтыннан.