ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 гыйнвар 2020, 10:30

Фронт өчен 144 тонна кан

Русия президенты Владимир Путин Иерусалимда

Русия президенты Владимир Путин Иерусалимда блокада чорында Ленинградны саклаучылар һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгына багышланган һәйкәл ачу тантанасында үзен шаккатырган факт турында бәян итте. Бу хакта RNS журналисты хәбәр итә.
“Үзем дә белми идем, берничә көн элек кенә ачыклаган факт мине хәйран калдырды. Блокада чорында Ленинград халкы, авыр хәлдә булуына карамастан, фронт өчен 144 тонна кан биргән”, – диде Путин.
Ул чор документларында теркәлгән фактлар коточкыч, ди ил башлыгы.
“Минем өчен буш аваз түгел бу. Әти-әнием сөйләүләре буенча беләм, чөнки әти фронтта туган шәһәре өчен көрәшкән, ә әни блокадалы Ленинградта бәләкәй бала белән калган. Ул бала 1942 елның кышында үлгән”,– дигән ул.
“Хәтер шәме” һәйкәле Иерусалим үзәгендә Сакер паркында урнаштырылган. Монументта блокада турында бәян итүче текстлар (урыс, иврит, инглиз телләрендә) һәм Ленинград һәм Холокост символлары урнаштырылган. Һәйкәл нигезенә Пискарев зыяратыннан алынган туфрак белән капсула салынган.
Автор : Эльмира Ибраһимова
Читайте нас: