ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 гыйнвар 2020, 17:52

"Булачак пляжны мин шулай итеп күрәм..."

Яңавылда студентлар көне ничек узуы турында

Үткән шимбә Русиянең барлык студентлары үзенең "һөнәри бәйрәмен" билгеләде. Исегезгә төшерәбез, газаплар кичерүче Татиананы (православие динендәгеләр һәм католиклар тарафыннан хөрмәтләнүче) искә алу көне 25 гыйнварга туры килә, ул Русиядә Мәскәү дәүләт университетының һәм гомумән студентларның яклаучысы дип исәпләнә.
Бәйрәм итүгә Яңавыл студентлары да кушылды, йолага ярашлы тантаналар узды.
Көннең беренче яртысында иң активлар мәдәни-ял үзәгенә килде. Биредә җәмәгатьчелек киңлекләре үсеше буенча проект семинары узды. Яшьләр килүенә барысы да– өстәлләр, схема-картлар, канцеляр әйберләр һ.б әзер иде. Яшьләрне чын-чыннан "ми штурмы" көтте, өстәвенә чит нәрсә буенча түгел, ә кече Ватанның якын киләчәгенә кагылышлы. Ирекле рәвештә командаларга бүленгән студентларга, якынча чирек сәгатьтә шәһәр пляжын һәм туган якны өйрәнү музее территориясен төзекләндерүнең үз концепциясен төзергә кирәк иде. Аңлашыла ки, график бизәлешле (моның өчен карта һәм схемалар әзерләнгән иде) булса да, бер төзү генә аз – аны аларга тиешенчә тәкъдим итәргә, "якларга" кирәк иде. "Ми штурмында" булачак яшь белгечләр генә түгел, ә гамәлдәге белгечләр дә (нигездә – урындагы үзидарә органы вәкилләре) катнашты.
Музей каршындагы территориягә килгәндә исә, яшьләр фикере буенча, ул музейның дәвамы кебек булырга тиеш. Тематик интерактив экспозицияләр, хәрби, авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәләре, кичләрен һәа алай гына да түгел гаилә белән вакыт уздыру өчен шартлар матди гәүдәләнеш алырга мөмкин. Бер сүз белән, музей тагын килүчеләрне чакырып торырга тиеш, төп рәвештә – яшьләрне.
Эткенә буасы территориясендә ачылырга тиеш пляжга килгәндә, логистика сорауларын (керү юлы, тукталыш урыннары) хәл итүдән тыш, биредә, студентлар фикере буенча, су аттракционнары, сәхнә, суык эчемлекләр белән ләззәтләнә алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Проект семинарына йомгак ясап, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов районның яшь кадрларга мохтаҗ булуын ассызыклап, яшь "проектчыларга" рәхмәт белдерде.
Төшке аштан соң студентлар бассейн, "Яшьлек" ФОКына тренажерлар залына бушлай керә алды. Биредә үк, спорт залында, башка нәрсәләрдән тыш, өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар ктанашлыгында "ГТО герое" күп төр ярыш фестивале узды.
Ә "Бордо" кафесында дискотека үзенчәлекле десерт булды, анда студентлар белән һөнәри алып баручы, Яңавылдан чыгучы Динар Сәлахов күңел ачты, ул яшьләр белән инде проект семинарында катнашырга өлгерде.
Читайте нас: