ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 гыйнвар 2020, 10:54

"Миндә коронавирус дип шикләнәләр..."

Белоретта яшәүче бер хатын-кыз 27 гыйнварда Кытайдан кайткан

Берничә көн дәвамында аның хәле начар булган, шуңа күрә ул табибларга мөрәҗәгать иткән. Шул ук көнне аны коронавируска шикләнеп дәваханәгә салганнар.
UfacityNews.ru басмасына хатын үзенең медицина учреждениесендә булуы һәм хәле турында сөйләгән. Башта ул табибка кан басымы югары булу һәм аяк ою белән мөрәҗәгать иткән. Яңа коронавирус белән зарарлануның бер генә симптомы да булмаган, әмма бу табибларга ашыгыч рәвештә авыруны дәваханәгә салырга комачауламаган.

Хатын бу очракка артык зур игътибар булуына зарлана. Йогышлы авырулар дәваханәсенә барганда аны гел фотога төшергәннәр, палатаның тәрәзәләренә карап торганнар, дәваханәдән эшенә шалтыратканнар, анда да паника купкан. Хатынның бөтен кирәкле анализларын алганнар, һәм хәзер ул аларның нәтиҗәләрен көтеп тора.

- Үземне читлектәге маймыл итеп тоям. Эштә урынымны эшкәртергә планлаштыралар. Хезмәттәшләрем арасында паника башланды, барысы да шалтыраталар, кычкыралар. Шуңа күрә әлегә минем хәлем начарланды гына – тагын да ныграк тынычсызланам, - дигән хатын.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: Башньюс

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: