ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 февраль 2020, 10:37

ПУТИН АКАДЕМИК ЕВГЕНИЙ ВЕЛИХОВНЫ 85 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ

Президент галимнең ил икътисады һәм оборона потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте

Русия Президенты Владимир Путин РФА академигы, «Курчатов институты» милли тикшеренү үзәгенең мактаулы президенты Евгений Велиховны юбилее белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Сез зур галим, илебез теоретик физика мәктәбенең чын вәкиле, һөнәри эшчәнлегегезне фәнгә, кешеләргә, Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз», — диде Путин юбилярга мөрәҗәгать итеп.
Дәүләт башлыгы галимнең илнең Фәннәр Академиясе һәм Курчатов институты үсешенә, шулай ук ил икътисады белән оборона потенциалын ныгытуга һәм профильле югары белем бирүне камилләштерүгә юнәлтелгән масштаблы бурычларны тормышка ашыруга нәтиҗәле шәхси өлеш кертүен искәртте.
Автор: Фанзиля Хабипьянова
Читайте нас: