Русия Президенты Владимир Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә әзерлек буенча эшче төркем белән очрашачак.
Анда законнар чыгару һәм башкарма власть органнары, фән, сәнгать һәм башка иҗтимагый эшлеклеләр хәрәкәтләре һәм берлекләре вәкилләре катнашачак.
Билгеле булуынча, гыйнварда ил Президенты Дәүләт думасына Конституциягә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кертте. Дәүләт думасы аны беренче укуда раслады.