ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 февраль 2020, 10:45

Владимир Путин никах төшенчәсен ир-атлар һәм хатын-кызлар берлеге буларак теркәү дөрес дип саный

Дәүләт башлыгы Русиядә "әти" һәм "әни"төшенчәләре юкка чыкмаячак дип вәгъдә итә.

Русия Президенты Владимир Путин ир-атлар һәм хатын-кызлар берлеге буларак никах төшенчәсен теркәү идеясен хуплаган. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Конституциясенә төзәтүләр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашуда белдергән. Очрашу барышында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина илнең Төп Законында никах һәм гаилә төшенчәсен ныгыту инициативасы белән чыккан. Дәүләт Башлыгы гаилә төшенчәсенә төгәл карарга чакырган.
"Сезнең белән бераз эзләнергә, тулыландырырга мөмкинлек бирәм. Ә тулы гаилә түгел икән, ул чакта нәрсә?" – дип мөрәҗәгать итә ул Баталинага.
"Кайбер әйберләрне аныкларга кирәк: никах – ир-ат һәм хатын – кыз берлеге, гаилә белән бераз башкачарак", — дип билгеләп үткән президент.
Путин шулай ук Русиядә "әти" һәм "әни" төшенчәләре юкка чыкмаячак, дип вәгъдә иткән.
"1нче номерлы әти-әни "һәм" 2нче номерлы әти-әни"гә килгәндә, мин инде халык алдында сөйләштем һәм тагын бер кат кабатлыйм: мин президент булганда бездә алай булмаячак. "Әти" һәм " әни "булачак", — дип ышандырган дәүләт башлыгы. #ВладимирПутин #Путин #Россия#Президент
Автор: Аида Хайртдинова
Чыганак:
Читайте нас: