ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 март 2020, 11:00

Аргун тарлавыгында һәлак булганнарның гаиләләре түләүләр алачак

Владимир Путин тиешле указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин 76нчы гвардия десант-штурм дивизиясенең 6нчы ротасы составында хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук 2000 елда Аргун тарлавыгында һәлак булганнарның гаиләләренә 65,6 мең сум күләмендә айлык түләүләр турындагы указга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Указ нигезендә әлеге ротада хезмәт иткән хәрбиләр, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары түләүләр алачак. 76нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы ротасы сугышчылары 2000 елда Чечняның Шатой районында Шамил Басаев һәм гарәп наемнигы Хаттабның көчләре күп тапкырлар өстенрәк булган банда белән аяусыз сугыш алып барды. Алыш нәтиҗәсендә 84 хәрби һәлак булды. Күрсәткән батырлыклары өчен 22 десантчыга "Русия Герое" исеме бирелде, шуларның 21енә — үлгәннән соң. 68 солдат һәм офицер Батырлык ордены белән бүләкләнде, шуларның 63е — үлгәннән соң.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: