ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 март 2020, 11:00

Владимир Путин тавыш бирү көне турында указга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен билгеләү турында” Указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен билгеләү турында” Указга кул куйды. Ул Владимир Ленинның туган көнендә - 22 апрельдә узачак. Бу дата чәршәмбегә туры килсә дә, тавыш бирү көне ял көне булачак.

Рәсми документның дәүләт башлыгы култамгасы куелган текстында тавыш бирүгә чыгарылу турында әйтелә: “Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?”

Әмма Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашуда ил Президенты бер нюансны билгеләгән.

“Дөньяда ничек кенә булмасын, башка илләрдәге кебек кискен эпидемиологик хәлне күздә тотып, без бу хәл-шартлар мондый чаралар үткәрергә мөмкинлек биргән очракта гына тавыш бирүне уздырачакбыз. Чөнки, илнең Төп канунына үзгәрешләр бик мөһим булса да, безнең гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышыннан да мөһимрәк нәрсә юк”, - диде Владимир Путин.

#ВладимирПутин

bashinform.ru.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас: