ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 март 2020, 15:34

"Коры закон" кертәчәкмен!"

Башкортстанда коры закон кертелергә мөмкин. Бу хакта оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстанда коры закон кертелергә мөмкин. Бу хакта оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр итте.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу көннәрдә халыкның спиртлы эчемлекләргә ихтыяҗы артуы турында белдерде.

— Алкоголь буенча. Әгәр без иҗтимагый хокук бозуларның артуын, өйдә көч куллану фактларын һәм башка очракларны, янгыннарның артуын теркәсәк, мин республика территориясендә “коры закон” игълан итәчәкмен. Аннары "эшлеклеләр" миңа зарланмасын, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы. — Алкоголь сатуның арту-артмавын карарга кирәк. Әлегә мондый чаралар кертү зарурлыгы юк, бу кибетләргә нинди дә булса керем бирә. Әмма кире күренешләрне тоябыз икән, карар кабул итәчәкбез.

Башкортстан башкаласы һәм республиканың башка шәһәрләре урамнары юылачак. Мондый күрсәтмәне төбәк Башлыгы җиткерде.

"Техника шәп эшләргә тиеш. Шампунь белән юыгыз. Бу коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында да, чисталык көне кысаларында да башкарыла. Кыштан соң муниципалитетларны чистарту бурычы да көчендә кала", — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ул бүген үз йөкләмәсенең үтәлешен тикшерәчәк.

Фото: gorobzor

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас в