Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 апрель 2020, 11:00

Владимир Путин Хөкүмәткә гадәттән тыш хәл режимын кертү вәкаләтләрен тапшырды

Русия Президенты Владимир Путин, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәл режимын кертү һәм илнең бөтен территориясендә яисә аның аерым өлешләрендә югары әзерлек буенча өстәмә вәкаләтләрен Русия Хөкүмәтенә тапшыру турында законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәл режимын кертү һәм илнең бөтен территориясендә яисә аның аерым өлешләрендә югары әзерлек буенча өстәмә вәкаләтләрен Русия Хөкүмәтенә тапшыру турында законга кул куйды.


Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылган аңлатма язуы нигезендә, закон коронавирус инфекциясе таралуга карата ашыгыч чара күрү кирәклегенә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен әзерләнгән.


Ул Хөкүмәткә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаган яисә аерым гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының координация органы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру хокукы бирә. Моннан тыш, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу белән гадәттән тыш хәл килеп чыгуның сәбәпләре исемлеген өстәргә тәкъдим ителә.


Моннан тыш, Министрлар кабинетына 90 көнгә кадәр билгеле бер медицина эшләнмәләре белән сәүдә итүне чикләү хокукы бирелә, ә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта банкротлык турында эшләр кузгатуга мораторий кертелә.


Туроператорларга ярдәм чаралары да каралган: сүз шәхси җаваплылык фондларына взнослар кертү срокларын үзгәртү һәм Русия Хөкүмәте карары буенча мондый фондлардан туристларга акчаларын кире кайтару механизмы турында бара, дип ачыклык кертә ТАСС.


Фото: "Башинформ".
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас в