Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 апрель 2020, 12:00

Таләпләр һаман катгыйлана

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгына Росгвардия белән берлектә коронавирус белән начар хәл булган илләрдән кайткан гражданнардан карантин таләпләрен үтәтү буенча өстәмә чаралар күрергә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгына Росгвардия белән берлектә коронавирус белән начар хәл булган илләрдән кайткан гражданнардан карантин таләпләрен үтәтү буенча өстәмә чаралар күрергә кушты. Тиешле документ Кремль сайтында урнаштырылган.

«Русия Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия белән берлектә, начар эпидемиологик хәл булган илләрдән даими яшәү урынына әйләнеп кайтучы гражданнарның билгеләнгән чикләүләрне үтәве буенча өстәмә чаралар күрергә тиеш", — диелә федераль округларда Президентның вәкаләтле вәкилләре белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә.

Моннан тыш, ведомстволарга «яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга каршы тору чараларын тормышка ашыруда катнашучы оешмаларда һәм учреждениеләрдә һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә хокук тәртибен һәм җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар" күрү йөкләтелде.

Башкарылган эш турында докладны 15 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк, шуннан соң ул атна саен тапшырылырга тиеш.

6 апрельдә чикләүләр гамәлгә кертелгәннән бирле Мәскәүдә карантинны бозучыларга 160тан артык административ протокол төзелүе хәбәр ителде. Сүз йортта булу турында күрсәтмә бирелеп тә аны бозучылар турында бара.

Моңа кадәр ике көн кала Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә к-вирус белән көрәш чараларын 1 майга кадәр озайту турында игълан итте. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, техника хәрәкәтенең өстәмә режимын кертүдә әлегә ихтыяҗ юк, чөнки шәһәрлеләрнең күпчелеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын намус белән үти.
Бу хакта iz.ru яза.

Фото: iz.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак:
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас в