ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 апрель 2020, 11:05

Демократия - кеше өчен, ә кешеләр сайлау процедуралары өчен түгел

Гомумрусия тавыш бирүен уздыруга вакытлы мораторий - килеп туган хәлдә бердәнбер дөрес карар. "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе шундый белдерү ясады.

Дөньяның 29 дәүләтендә пандемия белән бәйле рәвештә сайлауларны һәм референдумнарны күчерү турында карар кабул ителде. Бу - АКШтагы президент сайлауларында праймериз, Италия, Әрмәнстан, Чили һәм күп кенә башка илләрдәге референдумнар.
Русиядә гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен коронавируска бәйле рәвештә Президент Указы белән Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүен уздыру кичектерелде. Русия Үзәк сайлау комиссиясе шулай ук илнең 38 төбәгендә урындагы власть органнарына вакытыннан алда, өстәмә, кабат сайлаулар үткәрүне кичектерү турында карар кабул итте.
"Хәзерге вакытта күпчелек илләр тарафыннан эшләнгән коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар, икътисади һәм сәяси (электораль) процедураларны үтәүгә караганда, кеше гомеренең өстенрәк булуын ачык күрсәтә", - дип саныйлар "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясендә.
Ассоциация әгъзалары белдергәнчә, сайлаулар - халыкның ихтыярын белдерү чарасы. Әмма бу хокукны кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклауга конституцион гарантияләрне киметү исәбенә тәэмин итәргә ярамый. Хәзер теләсә нинди сайлау кампаниясе, тавыш бирү - кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч белән яный.
"Тавыш бирүне, сайлауларны кичектерү - бу аларны гамәлдән чыгару турындагы карар түгел. Демократия - ул процедура. Демократия - кеше өчен, ә кешеләр сайлау процедуралары өчен түгел. Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүен уздыруга вакытлы мораторий - килеп туган хәлдә бердәнбер дөрес карар", - дип белдерделәр "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясендә.
Исегезгә төшерәбез: Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумрусия тавыш бирүе 22 апрельдә үтәргә тиеш иде. Әмма әлегә ул коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә билгесез срокка күчерелде.
Фото: "Спутник ФМ".

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: