ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 октябрь 2020, 18:00

Америка үз-үзенә зыян китерә

Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, АКШ хакимияте ягыннан Русия энергетика секторында эшләүгә чикләүләр Америка компанияләренең үзләренә зыян китерә.

Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, АКШ хакимияте ягыннан Русия энергетика секторында эшләүгә чикләүләр Америка компанияләренең үзләренә зыян китерә. Бу хакта Президент «ВТБ Капитал»ның «Русия чакыра!» форумында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Путин билгеләп үткәнчә, Русиянең углеводородлар секторында бөтен дөнья җәмгыятьләре, шул исәптән Америка компанияләре эшли.

«Тик анда, кызганычка каршы, сәяси карашлар буенча АКШ хакимияте Америка компанияләренең эшен чикли. Әмма бу безнең карар түгел", - диде Путин һәм, Русия Америка, Европа һәм Азия компанияләре белән эшләргә әзер, дип өстәде.
Ул, чит ил компанияләре киләчәктә дә Русия базарында катнашыр, дигән ышаныч белдергән. Шулай ук, Президент аныклап үткәнчә, Русия башка энергетика төрләрен дә үстерәчәк. "Безнең активларны кайбер чит илләрдә, шул ук Швейцариядә, сатып алалар, җитештерүне монда да җәелдерәләр", — дип ассызыклаган Путин. Аның сүзләренә караганда, Русия Арктикада кояш энергиясен куллана, атмосферага зарарлы матдәләр ташлауларны киметү, шулай ук «Яшел облигацияләрне» куллану буенча планнарга ия.
Русиядә кайсы өлкәләргә чит ил бизнесына акча салырга кирәк, дигән сорауга Путин, һәр инвестор моны үзе хәл итә, дип билгеләп үткән. Дәүләт башлыгы шул ук вакытта Русия турыдан-туры инвестицияләр фонды эшчәнлегенә дә игътибар иткән, ул «Русиягә керемнәрдән табыш алу дөньяның башка төбәкләренә караганда күпкә югарырак», дигән.

Фото: lenta.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: