ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 ноябрь 2020, 15:00

Дуслык авыр чакта сынала

"Белта" басмасы белдерүенчә, Белоруссия президенты Александр Лукашенко Русияне үз иленең бердәнбер дусты дип атаган.

"Белта" басмасы белдерүенчә, Белоруссия президенты Александр Лукашенко Русияне үз иленең бердәнбер дусты дип атаган. Эчке эшләр министрлыгы коллективы белән барган очрашуда ул шулай дип белдергән.
Дәүләт башлыгы Русия президенты Владимир Путин белән нәрсәләр турында килешүләре турында сөйләгән. Ике ил җитәкчеләре бер-берсенә ышанычлы терәк булырга вәгъдә итешкән.
"Без тайпылышсыз фактны билгеләдек: бүген Русиянең һәм Белоруссиянең, Путинның һәм Лукашенконың башка дуслары юк. Исегездәме, мин күптән түгел, Русия президенты белән аркага-арка терәшеп, дошманнарга каршы атышырбыз әле, дип әйткән идем. Шулай булды да", - дигән Лукашенко.
Белоруссия президенты октябрьдә, Путинны туган көне белән котлаганда, Русия коллегасын Минскиның ышанычлы дусты буларак югары бәяләвен билгеләгән иде.

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Лента.ру, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Лента ру: РИА Новости
Читайте нас: