ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+26 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 ноябрь 2020, 20:00

Президент - "Зур тәнәфес"тә!

"Зур тәнәфес " — мәктәп укучылары өчен Бөтенрусия онлайн-конкурсы.

"Зур тәнәфес " — мәктәп укучылары өчен Бөтенрусия онлайн-конкурсы. Интеллект, эрудиция һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча тест узгач, катнашучылар заманча берләшмәгә эләгә, шундый ук программаларга керә һәм төрле өлкәләрдәге әйдәп баручы белгечләрдән «йолдызлы» остазларның киңәшләрен ала.
Конкурсның миссиясе — өлкән сыйныф укучыларының сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, укучыларны әйләнә-тирә мохитне үзгәртеп кору һәм үстерү эшчәнлегенә җәлеп итү. Анда катнашучылар Русия Президенты Владмир Путин белән турыдан-туры әңгәмә корды.

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Артек" Халыкара балалар үзәге» базасында мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенрусия конкурсының финалы уза.

Кичә Русия Президенты Владимир Путин онлайн-форматта "Зур тәнәфес" финалчылары белән очрашты.

Ә көчле, катлаулы XXI гасырда лидер булу өчен кешенең булдыклылык куәтләрен тормышка ашыру өчен иң яхшы мөмкинлекләр тудырырга, һәр кешедә, шул исәптән яшь кешедә, талант, табигый сәләт ачарга, тормышта үз юлын табарга ярдәм итәргә кирәк. Русиянең киләчәге, аның уңышлары һәм казанышлары моңа бәйле.

- "Зур тәнәфес" сезгә үз сәләтегезнең һәм осталыгыгызның иң чагу якларын күрсәтү, үз проектларыгыз һәм юнәлешләрнең иң киң спектры буенча идеяләр турында сөйләү мөмкинлеге бирде. Ә болар - сәнгать, журналистика, экология, фән һәм технологияләр, волонтерлык, тарих, туризм, шәһәрләребезнең, туган илебезнең үсеше, - диде Президент. - Конкурста һәр катнашучыга игътибарлы булу яңа йолдызлар, хәтта яшь талантларның тулы бер йолдызлыгын ачты, алар уңышка ирешә, үз хыялларын тормышка ашыра, яшьтәшләре өчен үрнәк булдылар, барысы да яшь кулларда һәм барысы да көчле ихтыярга һәм үҗәтлеккә генә бәйле булуын исбатладылар. Һәм без сезгә барлык игелекле башлангычларыгызда һәм планнарыгызда һичшиксез ярдәм итәчәкбез.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор: Резида Валитова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: