ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 ноябрь 2020, 22:20

Путин Кораллы Көчләр һәм оборона комплексы җитәкчелеген ник җыя?

Русия Президенты Владимир Путин киләсе атнада илнең Кораллы Көчләре һәм оборона комплексы җитәкчелеге белән киңәшмәләр сериясен уздырачак, дип хәбәр ителә vesti.ru к сайтында.

Русия Президенты Владимир Путин киләсе атнада илнең Кораллы Көчләре һәм оборона комплексы җитәкчелеге белән киңәшмәләр сериясен уздырачак, дип хәбәр ителә vesti.ru к сайтында.

Соңгы елларда, шул исәптән мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча да, Русия Армиясе тарихта беренче тапкыр коралларның яңа төрләре белән кораллану буенча барысыннан да алда баруын билгеләп үтелә.

Моннан тыш, әлеге киңәшмәләрдә ябык режимда оборона заводлары потенциалын куллану һәм гражданнар продукциясе чыгару вариантлары турында фикер алышалар.

Шулай ук сайтта Президент киләсе атнада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре саммитында катнашачак, ул Санкт-Петербургта узарга тиеш иде, әмма пандемия аркасында дистанцион режимда узачак.

Президентның эш графигында, шулай ук, Стратегик башлангычлар агентлыгы форумында катнашу планлаштырылган.
#Путин

Фото: ria.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: