ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 ноябрь 2020, 16:50

Владимир Путин: “Миннән куркасызмы, әллә мине саклыйсызмы?”

Русия Президенты хәрбиләр белән киңәшмә вакытында үзенә бирелгән урын хакында кызыклы шаяртып алган.

Русия Президенты хәрбиләр белән киңәшмә вакытында үзенә бирелгән урын хакында кызыклы шаяртып алган.
Бу хактагы кадрларны “Россия 1” телеканалының “Вести” тапшыруында күрсәттеләр.
Русия Федерациясе Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре белән киңәшмәдә үзенә әзерләнгән урынны күргәч, Президент аның барысыннан да еракта урнашуын билгеләгән һәм, шаярып, болай дигән: “Ераграк утырттыгызмы? Сез миннән куркасызмы, әллә мине сездән саклыйлармы?”
Оборона министры Сергей Шойгу: “Владимир Владимирович, без Сездән куркабыз”, - дигән.
Вести.ru билгеләвенчә, болай утырту коронавирус пандемиясе аркасында Президент резиденциясендәге аерым санитар чаралар белән аңлатыла.
Фото: https://lenta.ru/news/2020/11/15/shutka/
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: