ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 декабрь 2020, 19:00

Әбекәй Путин белән озаграк сөйләшергә теләгән

Русия Президенты Владимир Путиннан шалтырату кабул иткән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Наталья Донская ил башлыгы белән озаграк аралашасы килгәнен белдергән.

Русия Президенты Владимир Путиннан шалтырату кабул иткән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Наталья Донская ил башлыгы белән озаграк аралашасы килгәнен белдергән.
– Ул бик күп сөйләшмәде. Мин аның күбрәк сөйләвен теләр идем, – дип әбекәй.
Наталья Донская әйтүенчә, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, ул бик дулкынланган һәм нәрсәдер бутавыннан курыкккан. Пенсионер әбигә, Президент белән телефоннан аралашканнан соң, күп интервьюлар бирергә туры килгән, ул бик арыган.
“Елка желаний” акциясе координаторы Тимур Сафин әйтүенчә, әбекәй Путинга үзе хакында сөйлгән һәм яшәгән шәһәре өчен рәхмәт әйткән.
Наталья Ивановна Донская – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул фронтта шәфкать туташы булган, медицина хезмәтенең атказанган хезмәткәре. Аның орден-медальләре күп. Әле ул Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте кысаларында җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә.
Хәбәр ителүенчә, моңа кадәр Президент ФСБ директорын һәм эчке эшләр министрын аның белән сөйләшү хакында теләк белдергән пенсионер әбине табып, “ниндидер әйбәтлек эшләүне” сораган булган.
Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: