ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-2 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2020, 16:00

"Башкортстан җитәкчесе яшь һәм актив"

Ел саен үткәрелә торган традицион пресс–конференция вакытында Русия халкыннан сораулар агылган колл–үзәккә Башкортстанда яшәүче Әлгизә Туктаровадан да сорау килгән.

Ел саен үткәрелә торган традицион пресс–конференция вакытында Русия халкыннан сораулар агылган колл–үзәккә Башкортстанда яшәүче Әлгизә Туктаровадан да сорау килгән.
Ул дәүләт башлыгына ноябрь һәм декабрь айлары өчен тугыз айлык баласына акча ала алмавы турында зарланды һәм 2021 елда мондый түләүләр булырмы икән, дип тә кызыксынды. Президент җавап итеп аңа, димәк бу, ярдәм итү системасының берөзлексез эшли алмавыннан килә, дип белдерде.
«Эшләп килүче система эшен җайга салырга, ә аннары яңа түләүләр турында уйларга кирәк, - дип ассызыклады Русия Президенты. - Башкортстанда нәтиҗәле эшләүче яшь, актив җитәкче. Ул безне ишетәдер, дип уйлыйм. Өзеклекләр булырга мөмкин, бу проблема кайда булганын белергә кирәк", - дип билгеләп үтте Путин.
Һәм инде матбугат конференциясе барышында дәүләт башлыгына Әлгизә Туктарова Күмертаудан булуын хәбәр иттеләр.

Автор: Каспранова Ләйсән

Чыганак: Башинформ, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Expert.ru
Читайте нас: