ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+29 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 гыйнвар 2021, 12:33

Владимир Путин COVID-19дан күләмле вакциналаштыру башларга йөкләтте

Русия Президенты русиялеләрне COVID-19дан күләмле вакциналаштыру башлау хакында игълан итте.

Русия Президенты Владимир Путин русиялеләрне COVID-19дан күләмле вакциналаштыру башлау хакында игълан итте. Аның сүзләре буенча, бу эшне инде 18 гыйнвардан илдә башка йогышлы авырулар, мәсәлән, грипттан вакцинацияләү алып барылган принциплар буенча башларга кирәк.
Ковидтан вакцина күләмнәре илдә җитәрлек. Хөкүмәт вице-премьеры Татьяна Голикова ышандыруынча, 11-14 гыйнварда Русия төбәкләре өстәмә рәвештә тагын 600 мең микъдар вакцина белән тәэмин ителә.
"ЯТ" алдан хәбәр итүенчә, декабрь ахырында районга 120 микъдар вакцина кайтты. 12 гыйнварда Яңавылда COVID-19дан вакциналаштыруның беренче этабы тәмамланды. Прививканы 50 – медицина, 40 – мәгариф һәм 30 социаль хезмәткәр ясатты.
Читайте нас: